tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай исемен мәңгеләштергән Кырлай авылы мәчете 100 елын тутырды
Тукай исемен мәңгеләштергән Кырлай авылы мәчете 100 елын тутырды

Тукай исемен мәңгеләштергән Кырлай авылы мәчете 100 елын тутырды

27 октябрьдә Арча районының Яңа Кырлай мәчетендә олы тантана булды— мәчет үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан биредә зур мәҗлес оештырылды.

Тантаналы мәҗлесне Яңа Кырлай мәчете имамы Вазыйх хәзрәт Гарипов алып барды. Беренче чиратта ул мәчет тарихы белән таныштырды, дип хәбәр итә arskmedia.com.

Тарихтан билгеле булганча, Яңа Кырлай мәчетен авыл кияве Хәкимҗан Ишморатов төзетә. 1911 елда ук мәчет салдыру артыннан йөри башлый һәм, ниһаять, иман йорты 1913 елда сафка баса. Шунда ук кызлар һәм малайлар өчен мәдрәсәсе дә эшли. Мәчетләрне “кырган” заманда ул да зыян күрә, Х.Ишморатов Себергә сөргенгә куыла, кәгазь ясау фабрикасы ача. Тик анда да тынычлыкта калмый, озакламый үзен аталар.

—1936нчы елда мәчетне ябалар, манарасын кисәләр. Тик ул кайбер урыннардагы кебек клуб, склад итеп файдаланылмый, балаларга белем бирү йорты була,—дип сөйләп китте Вазыйх хәзрәт.—Каюм Гыйлаҗетдинов, Гомәр Яруллин мәчетне янадан торгызу мәсьәләсен күтәреп чыктылар. Фарух Мортазин, Даян Шакиров Мәдәният министрлыгына кадәр барып, финанс ягын кайгырттылар. Мәчетне сафка бастыруга бөтен авыл халкының өлеше керде. Манарасы да, ае да булды. 2011 елда ул яңадан төзекләндерелде. Бу юлы район башлыгы финанс ярдәме күрсәтте. Хәзер күңелләребезгә иман нуры өстәп, көн дә иртән авылда азан тавышы яңгырый.

Мәчет иркен, зур, якты, җылы. Тәүлек буе утырып гыйбадәт кылсаң да була. Мәдрәсә дә эшләп килә. Өлкәннәргә Рәшидә абыстай, балаларга Кәримә һәм Зәйтүнә абыстай дин дәресләре бирә. “Тик балаларны тарту гына кыенрак”,—ди Вазыйх хәзрәт.

—Җибәрегез балаларыгызны мәчеткә, килсеннәр, дини белем алсыннар. Дингә килгән кешене авырлыклар да читләтеп уза, бәхетне дә Коръәннән табарга була,—диде махсус юбилейга кайткан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм үтемле итеп вәгазь сөйләде.

Аннан сүз кунакларга бирелде. Арча районы мөгаллимәләр шурасы җитәкчесе Рая Фәтхуллина Арча хакимияте, мөхтәсибәте исеменнән олы юбилей белән котлап, теләкләрен шигырь юллары аша җиткерде. Арча мәчетеннән килгән Нурлыһодә Хәнәфиева күңелләргә үтеп керердәй матур һәм моңлы итеп мөнәҗәт укыды. Алексеевск районының Югары Татар Майнасы авылыннан махсус атап килгән Әмин хәзрәт белән очрашу аеруча кызыклы булды. Ул мәжлес буласы турында Болгарга экскурсиягә килгән кырлайлылардан ишеткән.

—Моннан 52 ел элек Яңа Кырлайга ут кертүдә катнашкан идем мин,—диде ул.—Шул вакыттан күңелгә якын булып кереп калган бу мәчет. Мондый олы юбилейны калдыру гөнаһ булыр, дип уйладым. Мәчетнең гомере озын булсын, иманлы кешеләр тәрбияләсен иде.

Әмин хәзрәт мәчеткә бүләк, муллага чапан, умартачы буларак күчтәнәчкә бал һәм…бер бидон таң суы алып кайткан.

—Бу мәҗлесне җыю Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итү, тагын да күбрәк кеше җыю иде. Бу көннәрдә авылда һәркем телендә мәчет, дин. Күпме ризыклар алып килделәр, әзерләшергә булыштылар. Шулай ук иганәчеләргә дә барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт. “Кырлай” агрофирмасы ширкәте (ул мәчетнең коммуналь хезмәтләре өчен дә түләп бара), “Касыйм” ширкәте, “Сафиуллиннар” фермер хуҗалыгы зур ярдәм күрсәттеләр,—диде Вазыйх хәзрәт.

Мәҗлескә “Кырлай” агрофирмасы җитәкчесе Габделхәй Кәримов, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров килгән иде. ”Авылыбыз өлкәннәре һәр изге гамәлебез, авылыбыз иминлеге өчен дога кылып торалар. Шуңа эшләребез дә уң безнең,—диде Г.Кәримов.— Аллаһы Тәгалә өлкәннәребезгә озын гомер бирсен, бер гасырлык мәчетебездә азан тавышы тынмасын”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*