tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай китабы җиңүгә рухландырган
Тукай китабы җиңүгә рухландырган

Тукай китабы җиңүгә рухландырган

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 1913 елда “Мәктәп” журналында басылган “Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре” дигән шигырендә “Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? — Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!”, дигән канатлы юллар бар. Бу шигырь Габдулла Тукай әсәрләренең академик басмасының беренче томына кергән.

Г.Тукай әдәби музее, шагыйрь­нең шушы шигырь юлларын искә алып, Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 75 ел тулуны каршыларга әзерләнгән көннәрдә “Без сугышта юлбарыстан көчлебез” проектын башлап җибәрде. Аның кысаларында Г.Тукай әдәби музеенда “Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы” дигән темага багышланган экспозиция әзерләнде һәм эшли башлады. Анда Милли музей фондларында саклана торган истәлекләр – китаплар, открытка, фотосурәтләр һ.б. тарихи документлар белән танышырга мөмкин. Коронавирус зәхмәте сәбәпле, проект Г.Тукай әдәби музее сайтында, “Вконтакте” һәм “Инстаграм” социаль челтәрләрендә тәкъдим ителә.

Экспонатлар арасында гаять кызыклы бер ядкәр игътибарны җәлеп итә. Ул –  Г.Тукайның 1943 елда дөнья күргән академик басмасының беренче томының сугыш кырларыннан әйләнеп кайткан нөсхәсе. Басма Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында тупчы-артиллерист булып көрәшкән, күренекле татар шагыйре, журналист Мөхәммәт Садриның (1913-1999) шәхси китап­ханәсеннән бүләк булып кергән. Габдулла Тукай томының музейдагы нөсхәсендәге титул һәм беренче битләрендәге истәлек язулары һәм култамгалар китапның Мөхәммәт ага Садри белән бергә күп илләрне фашистлардан азат итүдә катнашуы, Берлинга кадәр барып җитүе турында сөйли. Аларның күбесе Мөхәммәт Садри кулы белән язылган. Әйтик, ул 1945 елның августында басмага “Книга Тукая во время Великой Отечественной войны в боях за освобождение Украины, Польши, Чехословакии, Венгрии, за взятие Берлина и в Австрии всегда была со мной – всегда с хлебом и сахаром, с запасами в моем вещевом мешке. В перерыве между боями ее читали сотни бойцов-земляков. Тукай, как живой агитатор, рассказывал им – молодым бойцам о тяжелой доле трудящихся при капитализме и вдохновлял их на новые подвиги за нашу светлую Советскую родину”, – дигән сүзләрне Венада язган. Китапның титул битендә аны Гали Хуҗиев, Риза Ишморат, Госман Бакиров, Зәйни Шаһиморатов, Салих Җамалиев, Рамазанов һәм унлаган солдатлар укуы турында мәгълүмат бирелә.

Беренче биттә исә “Тукай рейхстагта да булды, дошман өнендә җиңү яулап йөрде! (3 майда булдык)”, – дигән язу бар.

Сөембикә Кашапова

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*