enrutat
Баш бит / Тукай листовкалар ябыштырып йөргәнме?
Тукай листовкалар ябыштырып йөргәнме?

Тукай листовкалар ябыштырып йөргәнме?

Бездә Тукайдан да күбрәк өйрәнелгән шагыйрь юктыр, мөгаен. Әмма узган җомга көнне мәшһүребезнең башкалабыздагы әдәби музеенда уздырылган “Габдулла Тукай иҗатын кабул итү һәм өйрәнү офыклары” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” эшчәнлегендә катнашкач, әле күп нәрсәне белмибез икән дигән тәэсир калды.

Сер түгел, совет заманында мәктәпләрдә шагыйрьне социал-демократ, революция җырчысы итеп күрсәтергә тырышалар иде. Хәтта Җаекта яшәгән вакытында большевиклар бас­тырган листовкаларны таратып йөрде дип тә язучылар булды. “Рәфыйк Нәфый­ков жандармерия архивларыннан Тукай турында мәгъ­лүматлар эзләп караган. Тик бернәрсә дә таба алмаган”, – дип белдерде бу уңайдан сөйләшүдә катнашкан тарихчы Азат Ахунов. Тукайны ислам динен, муллаларны тәнкыйть итүче, атеист дип күрсәтү омтылышлары да яхшы мәгълүм. Совет заманында “дога”, “Ходам“ сүзләре кергән өчен “И туган тел” җырын­дагы соңгы дүртенче куп­летны төшереп бастырулары, җырлаганда телгә алдырмаулары – шуның нәти­җәсе иде.

Әйе, Тукай социалистик идеяләр белән мавыгып алган, урыс әдәбиятына мө­киббән киткән мәлләре булган. Тик моңа карап кына аны тар кысаларга керт­мәс­кә, татар халкының язмышы белән тыгыз бәйләнгән, милли мәнфәгатьләребезне ти­рән чагылдырган киң кырлы шәхес итеп күрсәтергә ки­рәк. “Түгәрәк өстәл” эшендә катнашучыларның уртак фикере шушы булды.

– XX гасырда әдипкә багышлап биш йөзләп поэма язылса да, драматурглар, прозаиклар Тукай турында язарга, аның образын тудырырга курка. Ибраһим Ну­руллинның “Күренекле ке­шеләр тормышы” серия­сен­дә чыккан хезмәтен исәпкә алмаганда, аның турында саллы монографияләр дә юк. Бервакыт Рабит Батулла, шагыйрь турында җиде пьеса барлыгын искәртеп, театр­ларыбызга шул нигездә куелган спектакльләрне атна дәвамында җәмәгать­че­лек­кә күрсәтүне оештырырга тәкъдим иткән иде. Ни кызганыч, моны күтәреп алучы булмады. Совет чорындагыча сурәтләүдән китәргә те­ләү омтылышы яхшы. Хә­зер язучыларыбыз алдында шагыйрьне бүген аңлаганча, кабул иткәнчә, бөтен барлыгы – уңай һәм тискәре сыйфатлары белән тасвирлау бурычы тора. Әле күптән түгел генә “Казан утлары” журналында бер роман укыдым. Буш ул. Чөнки анда кичерешләр юк. Тирән катламнарга төшмичә, укымый­ча-эзләнмичә, киче­решлә­рен чагылдырмыйча язу дөрес түгел. Тукайны шулай сурәтләүләреннән куркам, – ди әнә тәнкыйтьче галим Әлфәт Закирҗанов.

Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова чыгышы да бик гыйбрәтле. “Без Тукайны фаҗигале шәхес булган дип аңлатабыз. Элек аның балачагына аерым экспозиция багышлана иде. Без шулай кызгандырып сөйләгән­бездерме, Казанга килгән туристлар аны ниндидер бер мескен кеше булган икән дип кабул итә иде. Хәтта кайберәүләр, нишләп татар халкы үз баласын шулай ташлаган, кулдан кулга йөрткән, дип сорау бирде. Шуның өчен хәзер аны бер гаилә генә түгел, халык тәрбияләп үстергәнгә басым ясыйбыз. Шагыйрь үзе дә бит соңрак, маң­га­ем­нан сыйпап үстерде мил­лә­тем, дип язган”, – дип сөй­ләде ул. Аңлашыла ки, совет заманында Тукайны мескен, изелгән халыкның вәкиле булган, юксыллар­ның кай­гы-хәсрәтен җырлаган дип бәяләү өстенлек итте. “Хик­мәт анда гына да түгел. Халык фаҗигале язмышларны ярата, шагыйрьнең иртә үле­ме, Зәйтүнәгә булган җа­вапсыз мәхәббәте бу тойгыны тагын да көчәйтә”, – дип сүзгә кушылды Мәскәү язучысы Илдар Әбүзәров.

Миңа калса, экспозиция төзүче музей хезмәткәр­лә­ренә хәзер Тукайны горур, уңышлы әдип булган дип тасвирлау отышлырак булыр иде. Чөнки ул исән чагында ук үзенең кем икән­леген яхшы белгән, тән­кыйть­челәр тарафыннан югары бәяләнгән, иң югары гонорарлар алган, кыйммәт­ле кунакханәләрдә яшәгән. Мескен кеше мондый зур иҗат калдыра алмас иде. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев бу мирасны өйрәнү өчен әле шактый көч түгәргә туры киләчәген тәкрарлады.

– Тормыш юлы шактый өйрәнелсә дә, иҗат юлы әле җитәрлек тикшерелмәгән. Аның белән аралашкан ке­шеләрнең язмышлары ачык­ланмаган. Тукайның фәнни биографиясен булдырырга кирәк. Аның иҗат хроникасын ачыклап бетерәсе бар. Бездә Тукай институты тү­гел, аны өйрәнүче төркем дә юк. Гомумән, шагыйрьнең реаль тормышта ничек катнашуы ачылмаган. Урыс телле укучыларга яхшырак таныту максатында, “Тукай энцик­ло­педиясе”н урысчага тәр­җемә итеп бастырасы бар. Әлегә әдипнең биш буын бабасы гына билгеле. Институт планына кертеп, аның шә­җәрәсен – ун-унбиш буын бабасын ачыклыйсы иде. Ни кызганыч, бүген институтыбызда бөегебезнең шәҗәрә­сен ачыклау белән шөгыль­ләнүче берәү дә юк. Озакламый әдипнең 135 еллыгы җитәчәк. Алдан бу көнгә ни-нәрсәләр эшләргә кирәкле­ген планлаштырып куясы иде, – дип сөйләде ул.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*