tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеенда Гадел Кутуйны искә алачаклар
Тукай музеенда Гадел Кутуйны искә алачаклар

Тукай музеенда Гадел Кутуйны искә алачаклар

27 ноябрьдә Казандагы Габдулла Тукай музее бинасында Татар әдәбияты тарихы музее Гадел Кутуйның 110 еллыгына багышланган кичә үткәрә.

Программада: әдипнең әле бер дә басылмаган хатлары күрсәтеләчәк, хәтирәләр, музыка яңгыраячак.

Шулай ук фронтовик-шагыйрь Фатыйх Кәримнең дә сугыш кырларыннан җибәргән хатларын күреп булачак.

Белешмә өчен:

Гадел Кутуй (Гаделша Кутуев) – танылган татар совет язучысы. Татар әдәбиятында аеруча “Тапшырылмаган хатлар” повесте белән билгеле.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*