tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районы Сабан туена яулык жыялар
Тукай районы Сабан туена яулык жыялар

Тукай районы Сабан туена яулык жыялар

Тукай районының милли бәйрәме – Сабан туе 1 июль, шимбә көнне, Кызыл Байрак авылында үткәрелә. Бәйрәмдә районыбызның фольклор коллективлары, вокал һәм хореографик ансамбльләре чыгышы көтелә. Шулай ук мәртәбәле кунакларның килүе дә, милли көрәш, уен-көлке, төрле спорт чаралары да каралган. Моннан тыш районыбызда быел Бриллиан т туйларын билгеләп үтүче күркәм парларның парады, аларны олылау һәм бүләкләр тапшыру чарасы да планлаштырылган.

Күзкәй авылындагы Сабан туе 1 июль көнне сәгать 12дә булачак. Анда популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның килүе көтелә.

Яңа поселогында 1 июль көнне  сәгать 15:00дә үтәчәк  Сабантуйга Чаллы артистлары килүе планлаштырыла.

Калмия авылындагы Сабан туе 2 июль көнне сәгать 10да булачак. Анда Казан йолдызлары – Альбина Апанаева белән «Эссе» төркеме солисты Айрат Ильясовның килүе көтелә.

Мусабай-Завод авылында 1 июль көнне сәгать 15:00дә үтәчәк Сабан туе бәйрәме дә кызыклы очрашуларга, матур вакыйгаларга бай булачак. Казаннан авылга «Сорнай» ансамбле солисты Илмир Ямалов һәм аның иҗатташ дуслары килүе планлаштырыла. Әле тагын үзенә күрә бер бәйрәм – «Бәлеш-шоу» да үткәрергә карар иткәннәр. Анда ниләр оештырылачак? Бәлеш белән мусабайлылар нинди конкурслар үткәрәчәк – бәйрәмдә генә билгеле булачак. Килми калмагыз!

Иске Абдул авылында Сабан туе 2 июль көнне сәгать 10да уздырыла. Монда да Казан артистлары килүе планлаштырыла.

Сәет авылында  быел да матур һәм киң масштаб белән милли Сабан туе үтәчәк. Бәйрәмне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы директоры Фәнил Салихов алып барачак. Моннан тыш популяр җырчылар, алар арасында Фидан Гаффаровның, шулай ук татар эстрадасының күп кенә танылган артистлар – Ринас Әхмәтов, «Болгар» бию ансамбле һ.б. килүе планлаштырыла. Программада төрле уеннар, милли көрәш тә каралган. Җиңүчеләргә иганәчеләрдән кыйммәтле бүләкләр дә булачак. Сабантуйдан соң, күк йөзен матур салют бизиячәк. Бәйрәм 1 июль көнне сәгать 18:00дә башлана.

Милли бәйрәмебез – Сабантуйларына рәхим итегез!

Калмиядә Сабантуйга 3 чиләк йомырка җыйдылар

– Шушы көннәрдә авылыбызда күркәм традициягә әйләнеп киткән – Сабантуйга яулыклар җыю чарасын оештырдык, – дип хәбәр итә безгә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова. – Без җирлегебезнең үзешчән артистларын, яшь талантларын ияртеп, Калмия авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Чулпан Габидуллина һәм китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова белән бергәлектә бизәлгән арбалы атларга утырып, гармунга матур-матур җырлар җырлап, авыл өйләре буенча йөрдек.Һәрбер өйдә безне колач җәеп каршы алып тордылар, Аллага шөкер. Авылдашларыбызның ишегалдында чын концерт оештырдык! Кайберәүләр безне көтеп үк торалар иде, кечкенә артистларыбдан кабат-кабат жырлар жырлауларын сорадылар, мул итеп әзерләгән күчтәнәчләрен биреп чыгардылар. Җирлегебездә үтәчәк Сабантуйга күп итеп чүпрәкләр, сөлгеләр, яулыклар, өч чиләк йомырка гына җыйдык! Балаларның да күңелләре булды, бу көнне алар конфетка, тәм-томга күмелделәр дип әйтергә була. Авылыбызда хәзер ничә еллар шундый матур традициянең яшәп килүе, әлбәттә, олы куаныч, зур сөенеч. Милли бәйрәмебезне исән-сау гына, гөрләтеп уздырып җибәрергә язсын, – дип хәбәр итә Ләйсирә Зәкиевна.

 tukai-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*