tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай теле – дуслык теле
Тукай теле – дуслык теле

Тукай теле – дуслык теле

Бүген Оренбургның 38 нче санлы татар мәктәбендә зур бәйрәм. Табигать тә бәйрәмне сәламли: көн җылы, кояшлы, ачык тәрәзәләрдән ишетелгән музыкага кушылып кошлар сайрый. Бәйрәмчә киенгән кунаклар мәктәпкә ашыга.

Мәктәп залы матур итеп бизәлгән.Татарларга хас булган кунакчыллык белән укытучылар һәрбер килгән кешене каршы алалар. Зал әкренләп ата-аналар, чакырылган кунаклар белән тула. Бәйрәм татар әдәбиятының йөзек кашы, татарларның Пушкины – Габдулла Тукайга багышланган: “Тукай теле – дуслык теле”.

Экранда алдан төшерелгән видеода укучылар һәм укытучылар шагыйрьнең шигырьләрен

укыйлар. Бүгенге чарага кадәр мәктәптә Тукай укулары, Тукайның әсәрләре буенча рәсем конкурсы үткәрелгән. Мәктәп директоры Ищенко В.А. кыска гына итеп укучыларның һәм укытучыларның уңышлары турында сөйләп үтте.

Кичә барышында Тукайның шигырьләре төрле телләрдә яңгырады, табышмаклар тәкъдим ителде, “Су анасы” буенча инсценировка күрсәтелде. Кунаклар татар, рус, афган, таҗик, үзбәк телләрендә яңгыраган шигырьләрне, биюләрне бик җылы каршы алдылар. Бәйрәм чыннан да дуслык бәйрәме булды.

Кичәне алып баручы Венера Юсупова һәм Розалия Даутова җырчыларны, биючеләрне чакырып чыгара тордылар, ә кунаклар кул чабып,елмаеп аларга карап сокланып утырдылар.Шушы мәктәпне тәмамлаган Рушания Мушарапова моңлы тавышы белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Үзен сәхнәдә тотышында, җырны башкаруында Казан йогынтысы күренеп тора.

Рушаниядан соң химия укытучысы Маниев Г.Х. шаян җыры белән күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде. ТНВ журналисты Фирүзә Абсалямова үзенең операторы белән чараны төшереп тордылар.

Өлкә татарлар конгрессы рәистәше Аббасова Р.М. кичәне оештыруда зур ярдәм күрсәткән. “Берлек”оешмасы рәисе Хасанов М.Г, М.Фәйзи исемендәге татар театрының сәнгать җитәкчесе Абдуллаев Р.А., “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Абсалямова А.Ф., ветераннар советы рәисе Шафеев В.Ш. бәйрәм тәмамлаганнан соң, мәктәп проблемаларын чишү турында сөйләштеләр. Шәһәребездә бердәнбер булган татар телен тирәнтен өйрәнү мәктәбенә ярдәм итүчеләр табылсын иде, тырышып эшләгән укытучылар һәм укучылар мәктәп белән горурлансыннар иде.

Гүзәл Хәсәнова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*