tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайны искә алдылар
Тукайны искә алдылар

Тукайны искә алдылар

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбендә “Безнең күңелләрдә син, Тукай” исемле зур әдәби чара булып үтте. Аны мәктәп директоры урынбасары Руфия Җамалетдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Найлә Закирова белән Файлә Таҗетдинова, башлангыч класслар укытучысы Гүзәл Летфуллина оештырдылар, әдипне олылау кичәсенә башка педагоглар да үз өлешләрен кертте.

Бу көнне оештырылган тантаналы линейкада 5 “А” класс укучылары әдәби монтаж күрсәттеләр, аннары чараны башлангыч класс укучыларыннан торган кече төркем дәвам итте.

Тулаем чараны үткәрү буенча Гүзәл Летфуллина җитәкчелегендәге 2 класс укучылары җаваплы итеп билгеләнгән иде. Башта Гүзәл Хәйдәровна укучыларны Габдулла Тукайның бала чагы, аның бигрәк иртә ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнүе һәм иҗаты белән таныштырды. Укытучы апалары чыгышыннан соң башларына түбәтәйләр кигән малайлар белән яулык һәм алъяпкычларга төренгән кызлар Тукайның шигырьләрен һәм төрле башка әсәрләрен ятладылар, аның шигырьләренә язылган матур җырлар башкардылар, биюләр, матур сәхнә күренешләре күрсәттеләр, табышмакларга җавапларны да актив кайтардылар.

Өлкән категория арасыннан 5 “а”, 5 “б”, 6 һәм 7 классларда белем алучылар бөек шагыйребезнең тормышына һәм иҗатына багышлап, шаяннар һәм тапкырлар клубы уенында ярыштылар.

Уен биш турда оештырылган иде, беренче турда катнашучылар Тукайның биографиясенә кагылышлы сораулар буенча белемнәрен күрсәттеләр, икенчесендә аның шигырьләрен, өченчесендә әсәрләрен белү буенча ярыштылар. Дүртенче турда инде командалар капитаннары арасында кызу ярыш барды. Соңгысында укучылар Габдулла Тукай исеменнән алынган хәрефләрдән торган сүз тезмәләре әзерләү буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Уенның һәр турыннан соң музыкаль тәнәфесләр дә булды, укучылар анда бәйрәм сәбәпчесе булган шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, “Су анасының алтын тарагы” н, “Шүрәле” не чын артистларча сәхнәләштерделәр.
6 класс укучысы Раил Әсфәндияров Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген”, Карина Закирова “Туган тел” җырларын матур иттереп башкардылар.

7 класста белем алучы Айгөл Карагатова “Су анасы”н сөйләде, 5 класс кызлары Хания Нуреева белән Динара Юсипова “Бала белән күбәләк” не сәхнәләштерделәр. Аларның сыйныфташлары Эльнара Абдрәхимова белән Йолдыз Хисәметдинова да шигырьләр сөйләделәр. Шаяннар һәм тапкырлар уенында дуслык җиңде. Кичке дүрт сәгатькә чаклы сузылган матур бәйрәм кичәсе укучыларның бергәләп “Туган тел” җырын башкаруы белән тәмамланды.

Руфия Җамалетдинова Габдулла Тукайга багышланган шушы матур бәйрәмдә актив катнашканнарны бүләкләде.

Бу чарага йомгак ясаганда, барча укучыларның бәйрәмгә төптән әзерләнүен ассызыклап үтәсе килә. Чөнки, матур яз көнендә укучыларның дәресләрдән аерылып, уйнап йөрисе килүгә дә карамастан, алар бөек шагыйребезнең тормыш юлын һәм аның иҗатын бик теләп, зур кызыксыну белән үзләштергәннәр.

Биредә, әлбәттә, балаларны әзерләүче педагогларны да билгеләп үтәсе килә. Укучыларның туган телебезгә, безгә шушы телне матур иттереп күрсәтеп калдырган Тукайга карата булган мәхәббәтендә алар биргән белем-тәрбия зур роль уйный.

Ришат РАМАЗАНОВ,
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*