tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТУКСАН ИКЕ ЯШЬЛЕК ХӘЙРИЯЧЕ
ТУКСАН ИКЕ ЯШЬЛЕК ХӘЙРИЯЧЕ

ТУКСАН ИКЕ ЯШЬЛЕК ХӘЙРИЯЧЕ

Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында гомер итүче, быел республика күләмендә  уздырылган “Ел хәйриячесе” бәйгесендә катнашып Татарстан президентының Рәхмәт хатына лаек булган Сара апа Вәлиуллова күптән түгел генә туксан ике яшен тутырган    хезмәт ветераны, тугыз бала анасы  еллар буе пенсия акчасын җыеп авылдашларына бүләк итеп күпер һәм аңа төшәр өчен юл салдыра.

Бу хыялы турында  Сара апа башта балалары белән киңәшләшә, аның бу теләген алар да хуплый. Шулай итеп, Сара апа 100 мең сум җыя да тирән инеш аша күпер һәм юл салдыра.

Чүпрәле районында узган ел гына да 34 миллион сумлык хәйрия эшләре башкарылган. Мәҗлестә район башкарма комитет рәисе урынбасары Айрат Җәләлов  чыгыш ясап, Сара апраның бу изге гамәле рйон өчен генә түгел,  республикага да якты үрнәк булып тора диде һәм 92 яшьлек хәйриячегә диплом белән  истәлекле бүләк тапшырды.  

 Гомер буе башта балалар бакчасында, аннары  җирле “Алга” колхозында эшләп лаеклы ялга чыккан  күптән түгел генә 92 яшен тутырган Сара апа тормыш  иптәше  Гомәр абый белән  9 бала – 7 кыз һәм 2 егет үстерәләр. Ни кызганыч,   гаиләдәге   ике ир-егет тә  29 һәм 49 яшләрендә  фаҗигале төстә вафат булалар, ике кызлары да вакытсыз дөнья куя. Гаилә башлыгы  Гомәр ага үзе дә мәрхүм. Әтиләренең якты истәлеге булып бүген аның төп нигездә үзе салып калдырган  таш йорт , бакчадагы карт алмагачлар һәм умарта оялары гына тора.

Тырыш һәм уңган Гомәр ага исән чагында бакчасында 40 тан артык умарта тота. Җәйләрен умартадан бал аерту көне балалары күңелендә әле дә матур бер хәтирә булып саклана.    Бал  аерту көне генә түгел, көзләрен бәрәңге алу вакыты да Вәлиулловларның ишле гаиләсендә хезмәт бәйрәменә әверелә.

Кайчандыр гөрләп бәрәңге, кабак, суган кебек яшелчәләр үскән бакчада  бүген илебезнең төрле почмакларыннан кунакка кайткан оныклар һәм оныкчалар  ду килеп футбол тибәләр. Ә аларның саны 26 га җиткән.

Биредә киленне кыздан, кияүне улдан аерып булмый.Алар бар да тигез.

Туксан яшен ваклаучы Сара апа әле һаман да төп нигездә гомер кичерә. ”Көннәремне  вафат булган ирем  һәм балаларым рухына дога кылып, исәннәргә саулык, илләребезгә иминлек сорап укып уздырам”-ди.  Ә саубуллашканда ул безне тагын сигез елдан булачак 100 яшьлегенә чакырып калды.

Рамис Сафин,  
Татарстанның Чүпрәле районыннан. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*