tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында Хәниф Хөснуллинны искә алдылар
Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында Хәниф Хөснуллинны искә алдылар

Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында Хәниф Хөснуллинны искә алдылар

Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы китапханәсендә шагыйрь, журналист Хәниф Хөснуллинның якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Исән булса, аңа быел 85 яшь тулган булыр иде. Хәниф Хөснуллинның иҗатын тирәнтенбелүче, әдипнең үзе белән якыннан таныш булган язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова кичәнең төп кунаклары булдылар. Китапханә залында утыручылар Факил Сафин чыгышын тыңлап, хатирәләр дөньясына чумды: уйланды да, елмайды да. Әлфия Ситдыйкова исә якташыбызның никадәр мәрхәмәтле, кешелекле булуы турында сөйләде.

Очрашуда язучының сыйныфташы Гөлфидә ханым да бар иде. Ул үзенең якты матур истәлекләре белән уртаклашты. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, Татарстан  Язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Имаев һәм башка каләм ияләре үзләренең иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. “Сандугач” фольклор ансамбле башкаруындагы җырлар аша Хәниф аганың туган ягына карата нинди җылы хисләр кичерүен тойдык. Язучы Фәтхулла Абдуллинның да Хәниф Хөснуллин турында әйтер сүзе күп иде. Язучының туганнары һәм авылдашлары исә кичәне оештыручыларга, кунакларга рәхмәт һәм олы хөрмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашуда булган һәркемнең теләге бер булды – талантлы каләм иясе, ихлас, ярдәмчел кеше Хәниф Хөснуллинның рухы шат булсын, иҗаты киләчәккә барсын.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*