tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама язучылары – татар теле сагында
Түбән Кама язучылары – татар теле сагында

Түбән Кама язучылары – татар теле сагында

Түбән Кама шәһәрендә 2017 ел дәвамында «Сүздән энҗеләр тезеп…» дип исемләнгән проект буенча Халыклар дуслыгы йортында, 15, 26, 7 нче санлы мәктәпләрдә эчтәлекле очрашулар оештырылды. Очрашулар быел да дәвам итә. 26 гыйнварда 33 нче санлы мәктәптә «Туган телне – каләм саклый» дип исемләнгән чара уздырылды. Анда шулай ук башка мәктәпләрдә белем алучы укучылар да катнашты.

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан, туган телебезгә, илебезгә, яшәгән төбәгебезгә, аның күренекле шәхесләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән «Сүздән энҗеләр тезеп…» проектының авторы  – Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова.

Әдәби-музыкаль чараның «Сүз эчендә энҗе-мәрҗән бар!» дип исемләнгән  беренче бүлегендә балаларның сүз байлыгын арттыру, туган телдә аралашуларын камилләштерү йөзеннән төрледән-төрле зиһен күнегүләре, мавыктыргыч биремнәр, мәкаль, табышмаклар кулланып, аларның саф татар телендә җавап бирүләренә ирешү максаты куелган иде. Әлеге кызыклы һәм файдалы бәйгедә барлык балалар да бик актив катнашты. Җиңүчеләргә бүләккә татарча китаплар,  «Мәйдан», «Казан утлары», «Идел» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы булды.

«Сүзләр энҗе булып тезелә, каләмем үзеннән үзе йөгерә…» дип исемләнгән икенче бүлектә укучы балалар Түбән Каманың күренекле язучысы Фәтхулла Абдуллин белән аралаштылар. Әле яңа гына гомер бәйрәмен билгеләп узган шәхесне янә бер кат зурлау, укучылар каршында хөрмәтләү матур күренеш булды. Слайдларга урнаштырылган фотосурәтләр аша аксакал язучының хезмәте, иҗаты белән таныштыргач, сүз мәртәбәле кунакның үзенә бирелде. Ул  шигырьләрен укыды, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Туган тел бәйрәме балаларның да, олыларның да күңеленә хуш килде, һәрбер катнашучы рухи азык, байлык туплады.

http://www.sptatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*