tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада балалар бакчасында Сабантуй уздырдылар
Түбән Камада балалар бакчасында Сабантуй уздырдылар

Түбән Камада балалар бакчасында Сабантуй уздырдылар

Түбән Каманын 69 нчы балалар бакчасында уздырылган Сабантуй бәйрәме, сабыйлар күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Чөнки алар, гореф-гадәтләребезне чагылдырган, күркәм бәйрәмебездә милли җанлы абый-апалар белән танышу бәхетенә ирештеләр.
Мәскәүдән кайткан хөрмәтле якташыбыз, “Татарлар штабы” җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән кама бүлеге җитәкче урынбасары Исмәгыйлова Вәсилә Исмәгыйль кызы, Сагитов Айрат Роберт улы милли бәйрәмебезнең кунагы да булдылар, оештыру эшендә матди ярдәм дә күрсәттеләр.
Музыка белгече Гилязетдинова Альбина Илшат кызы һәм татар теле белгече Ягфарова Миннур Вәгыйз кызы зур әзерлек белән алып барган милли бәйрәмебездә, 6 нчы зурлар төркемдә тәрбияләнүче һәрбер бала үзенең осталыгын күрсәтте. Җыр-биюдән тыш, шигырьләр сөйләделәр, мәйдан уртасында төрледән – төрле мавыктыргыч уеннар оештырдылар: аркан тартыштылар, капчык киеп йөгерделәр, күз бәйләп чүлмәк ваттылар, кыскасы ярыштылар, күңел ачтылар. Кунаклар аларны үсендереп көч биреп тордылар, бәйрәм азагында сабыйларга истәлекле бүләкләр өләштеләр

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*