tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада – “Без – Тукай варислары”
Түбән Камада – “Без – Тукай варислары”

Түбән Камада – “Без – Тукай варислары”

18 апрель көнне Түбән Кама шәһәренең 39 нчы балалар бакчасында Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән төбәкара бәйгенең йомгаклау туры булып узды, ягъни мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең зирәк һәм тапкыр булуларыннан тыш Тукай варислары булуларын янә бер кат исбатладылар. Быелгы бәйге аеруча истәлекле булуы белән күңелгә кереп калды, өч еллык тарихы булган бәйгедә Түбән Кама шәһәре һәм районыннан тыш, Яр Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, Минзәлә, хәттә Теләче районынан да катнашучылар булды. Шулай итеп, беренче турда 47 бала үзләренең “Тукай варислары”на тиң булуларын дәлилләп, туган телебез – татар телендәге чыгышларын видеоязмаларга төшереп җибәргән булсалар, икенче турда иң зирәк, иң акыллы балаларның үзләре белән очрашу бәхетенә ирештек. Әлбәттә, бәйге булгач, аның үзенчәлекле, катгый таләпләре дә була, шуңа да килгән материалларны өч көн дәвамында диккатъ белән тикшереп бәяләргә туры килде. Ягъни нигезләмә буенча тиешенчә җыелган, 22 баллы ун бала финалга чыкты. Шулай итеп, йомгаклау турында Әлмәт шәһәреннән 36,52,62 нче балалар бакчасында, Яр Чаллы шәһәренең 46 нчы, Мамадыш шәһәреннән 6 нчы, Түбән Кама районы буенча 1,39,47,49,77 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр гаиләләре белән көч сынаштылар, шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗатын яктырттылар.

“Мин – Тукай варисы” дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, икенче “Тукай геройлары бүгенге көндә” дигән бирем, кызыклыгы белән дә, актуальлеге белән дә аерылып торды. Чөнки ул өй эше итеп бирелгән иде. Театр елы уңаеннан нәни варислар әти-әниләре, әби-бабайлары, тәрбиячеләре белән бергәләп Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төрле материаллардан әзерләп алып килделәр. Нигезләмә буенча әлеге мавыктыргыч биремгә бишәр минут каралган иде. Алар үз куллары белән ясап алып килгән театрның кирәклеген яклап кына калмадылар, нәрсәдән, ничек ясаулары, әлбәттә театр булдыруда баланың өлешен дә билгеләделәр һәм әкияти персонажларны “җанландырып” уйнап та күрсәттеләр.

“Әкияттә-кунакта” дип исемләнгән өченче бирем аша конкурсантларның зирәк, тапкыр булуларын ачыкладык. Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һ.б. әсәрләренә нигезләнеп нәни варисларның игътибарлыкларын барладык. Экранда яктыртылган төрле рәсемнәр арасыннан һәрбер балага аерым бирелгән сорауга җавап табуы, дөреслеген тикшерү, дәлилләү өчен җавапларның янәдән күрсәтелүе сабыйларга гына түгел һәммәбезгә дә кызыклы булды.

Музыка залында һәм холлда урнаштырылган, балалар эшен үз эченә сыйдырган “Тукай сукмаклары буйлап…”, 37 нче китапханә хезмәткәрләре тарафыннан булдырылган “Тукайның әкияти сандыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эчтәлекле һәм тәрбияви әһәмияткә ия иде.

Бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгәннәр, өлкән буынның, шулай ук апа-сеңелләр, энекәшләренең катнашуы да ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәм эчтәлеген тагы да баетты. Шуңа да призлы урыннарны билгеләгәндә хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Бәйрәм төсмерен алган бәйгегә, чакырылган хөрмәтле кунакларыбыз: Бөтендөнья татар конгрессы, Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли Шура әгъзасе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызы, Үзәкләштерелгән Китапханәләр берләшмәсенең балалар эше буенча җитәкче урынбасары Хасанова Римма Бари кызы, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Камалов Васил Гали улы, Мәгариф ветераны Минһаҗев Суфиян Минһаҗ улы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Имаев Рифкат Гаян улы варисларыбызның эшен бәяләп, түбәндәгечә нәтиҗә чыгардылар.

Беренче урынга Әлмәт шәһәренең 36 нчы балалар бакчасыннан Маннанова Зәринә, 2 нче урынга Түбән Кама шәһәренең 49 нчы балалар бакчасыннан Шакирянова Әмирә һәм Түбән Кама шәһәренең 77 нче балалар бакчасыннан Бикбова Диләрә, өченче призлы урынга Кузнецов Данис (Әлмәт шәһәренең 52 нче балалар бакчасыннан), Масагутов Реналь (Әлмәт шәһәренең 62 нче балалар бакчасыннан) һәм Гардеев Камил (Яр Чаллы шәһәренең 46 нчы балалар бакчасыннан) лаек булды. Сафин Җәмил (Мамадыш шәһәренең 6 нчы балалар бакчасыннан) “Иң зирәк Тукай варисы”, Таһиров Илсаф (Түбән Кама шәһәренең 1 нче балалар бакчасыннан) “Иң сөйкемле Тукай варисы”, Маннанова Сәмирә (Түбән Кама шәһәренең 39 нчы балалар бакчасыннан “Иң күркәм Тукай варисы”, Гимадиева Диләрә (Түбән Кама шәһәренең 47 нче балалар бакчасыннан) “Иң зәвыклы Тукай варисы” номинацияләрендә җиңү яулап “Тукай варисы – 2019” дип язылган алтын медальгә, дипломга ия булдылар. Барлык катнашучыларга да ике дәүләт телендә нәшер ителгән Г.Тукайның “Сагыныр вакытлар” дип исемләнгән өр яңа китаплары, гаиләдә куллану өчен өстәл календары тапшырылды. Ә, Маннановлар, Кузнецовлар һәм Бикбовлар гаиләләренә, бәйгедә әтиләре дә катнашканы өчен рәхмәт йөзеннән махсус бүләкләр бирелде. Әйтергә кирәк, әлеге истәлекле бүләкләрне әзерләүдә барлык чыгымнарны да Бөтендөнья татар конгрессы, Түбән Кама бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы үз өстенә алды. Һәм ул үзенең чыгышында туган телебез – татар теленең һәрвакыт Тукай бөеклегендә булуын, милли мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне барлау, саклау иң элек гаиләдә башлануын, балалар бакчасы, мәктәп белән һәрвакыт шушы юнәлештә кулга-кул тотынышып бердәм эшләргә чакырды. Бәйгедә катнашкан барлык балаларга, әти-әниләргә, тәрбиячеләргә рәхмәтен белдерде. “Тукай варислары”н тәрбияләү эшендә үзләреннән гаять зур өлеш кертүләре өчен 39 нчы балалар бакчасы коллективына Г.Тукай портреты төшерелгән кубок бүләк итте.

2019 нче ел варислары белән бергә бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын җырлап бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар.

Габдулла Тукайның педагогик карашлары тулысы белән хәзерге педагогика таләпләренә туры килә, без – педагоглар өчен аеруча шунысы әһәмиятле. Шуңа да Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы, дип авыз тутырып әйтә алабыз. Анда гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга, акны-карадан аерырга, гадел караш, киң күңеллелек һәм нәниләр күңелендә башка асыл сыйфатлар булдырырга җирлек бар, иң мөһиме туган телебезгә мәдхия җырлый, Тукай варислары тәрбияләргә ярдәм итә. Ә, Тукай варислары кайда да югалмый.

Мирхазова Нурзия Рашит кызы,

Түбән Кама шәһәре 39 нчы балалар бакчасы методисты,

Татарстанның атказанган укытучысы,

“Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*