tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада яңа мәчетнең нигез ташы салынды
Түбән Камада яңа мәчетнең нигез ташы салынды

Түбән Камада яңа мәчетнең нигез ташы салынды

Бүген Түбән Кама шәһәренең 35-нчы микрорайонында «Ак каен» мәчетенә нигез ташы салу тантанасы узды. Чарада Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Татарстанның Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина, республикабызның төрле районнарыннан имам-мөхтәсибләр, шулай ук күпсанлы мөселманнар катнашты.

Салих хәзрәт Ибраһимов дин кардәшләренә вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, аларны төзелеш эшләрен алып баруда актив катнашырга чакырды.

Яңа мәчет шәһәрнең Гайнуллин һәм Студентлар урамнары чатында калкып чыгар дип көтелә. Бүгеннән беренче свайларны кага башладылар. Әйтергә кирәк, мәчет мәхәлләсе бу вакыйганы күптәннән зарыгып көтте.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада яңа мәчет төзелә башлау хакында имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов 15 ноябрьдә җомга вәгазе вакытында мөнбәрдән игълан итте. Мәчет проекты һәм аның белән бәйле бөтен эшләрне хәзерге чор таләпләренә туры китереп, заманча башкару ниятләнә. Яңа мәчет шәһәрне матурландыру юнәлешендә янә бер уңай адым булачак. Гыйбадәт йорты һәм аның янындагы уңайлы ял зонасы тиз арада шәһәр халкын күпләп җәлеп итү урынына әверелер дип көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*