tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камадагы “Яңарыш” хәйрия фонды “Иман нуры” мәчетенә азык-төлек җыелмалары тапшырды

Түбән Камадагы “Яңарыш” хәйрия фонды “Иман нуры” мәчетенә азык-төлек җыелмалары тапшырды

Игелеккә ни җитә! Түбән Камадагы “Яңарыш” хәйрия фонды Төзүчеләр бистәсендә урнашкан “Иман нуры” мәчетенә азык-төлек тартмалары тапшырды. Әлеге җыелмалар шәһәрдә яшәүче хәйриячеләр ярдәме белән туплана һәм мохтаҗларга өләшенә.  Ярмалар, көнбагыш мае, макарон ризыклары, тәм-томнар. Азык-төлек җыелмаларында озак саклана торган продуктлар, аларны  Төзүчеләр бистәсендә урнашкан “Ислам нуры” мәчетенә алып киләләр. Хәйрия чарасын “Яңарыш” фонды оештыра.  Күчтәнәчләр күп балалы гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә тапшырылачак. Аларны тарату белән Аллаһ йорты имам-хатыйбы Мидхәт хәзрәт Әбделганиев шөгыльләнәчәк                                          

Азык-төлек алучылар исемлеге – халкыны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау идарәсе тарафыннан төзелә. Азык-төлек җыелмалары адресатларга  шушы көннәрдә барып җитәчәк.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*