tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камага Кырым татар театры гастрольләр белән киләчәк
Түбән Камага Кырым татар театры гастрольләр белән киләчәк

Түбән Камага Кырым татар театры гастрольләр белән киләчәк

31 март көнне Түбән Камада Кырымның «Алтын бишек» театры артистлары тамаша күрсәтәчәк.

“Бер спектакльдә гаҗәеп рәвештә Вильям Шекспир һәм Проспер Мериме, Жорж Бизе һәм Леонард Бернстайн геройлары тәкъдим ителәчәк”, – дип хәбәр итә оештыручылар.

Шулай ук тамашада заманча техник чаралар, мультимедиа экраны кулланылуы да мәгълүм.

Сәхнәдә Нью-Йорк, Мәскәү, Вашингтон, Рим, Эдинбург, Истанбул, Киев, Ташкент, Казан, Брест, Бохара, Гданьск, Астана, Бакуда һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясаган Кырым татар артистлары чыгыш ясаячак.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*