tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе Пашат авылында ифтар
Түбән Новгород өлкәсе Пашат авылында ифтар

Түбән Новгород өлкәсе Пашат авылында ифтар

Мәчет каршында күмәк ифтарлар һәм аш мәҗлесләре уздыруны безнең якта беренчеләрдән булып традициягә кертүче пашатлылар Кадер кичәсендә кабат Аллаһы йортына җыелдылар. Бу ифтар мәҗлесен оештыру башында торган Марат хәзрәт Салахетдинов һәм мәчет кассиры Абдулваһап абый Мусин мәхәллә исәбеннән нәзер корбанга ике сарык сатып алганнар, ә аның итеннән Мәскәүнең “Идел” рестораны пешекчеләре Рафаил Сафин (Шөбиле) белән Наил Абдулхаев (Сафаҗай) ачык утта бер дигән шулпа һәм пылау пешерделәр, зур самавырда чәй кайнаттылар. 100 кешелек бәйрәм өстәленә калган бүтән ризыкларны Али Шәймурзин кайгырткан, ә табынны коруда Садия ханым Алиәкбәрова, Земфира ханым Абдулхаева, Нурия ханым Садекова һәм Садия ханым Хәсәнова нык тырышканнар. Авыз ачарга бераз вакыт булу уңаеннан файдаланып, Рафаил белән кыскача гына әңгәмә корып алдык.

– Без инде бишенче ел рәттән туган ягыбыз авылларында зур ифтар мәҗлесләре уздыруда ярдәм итеп киләбез һәм ел саен яңа авылларда булырга тырышабыз. Мәсәлән, быел бу хәйрия гамәлләребезне Грибан авылыннан башлап җибәрдек. Аннары Андыда булдык, икешәр көн рәттән Актукта һәм Мәдәнәдә хезмәт иттек. Бүген менә Пашатта, ә иртәгә Уразавылга һәм берсе көнгә Чүмбәлигә барып чыгачакбыз һәм татар авыллары буйлап сәяхәтебезне Ыргуда тәмамлаячакбыз. Зур самавыр, казаннар һәм аларга җайланмалар – барысы да үзебезнеке. Шуның өстенә үзебез белән пылау өчен махсус дөге ярмасы һәм кирәкле тәмләткечләр дә алып кайтабыз. Калганнарын чакыручы үз өстенә ала, – дип сөйләде 30 ел пешекче стажы булган тәҗрибәле аш-су остасы Рафаил әфәнде.

Бу көнне көчле җилле яңгыр һәм каты күк күкрәве аркасында күп авылларда электр энергиясе сүнеп торса, Пашатта ул бер-ике минутка гына югалып алды һәм пашатлылар моны Раббыбызның үзләренә карата рәхмәтле булуына юрадылар да, хәтем-догада таңны каршыларга икенче катка юл алдылар.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*