tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә балалар дин сабаклары ала
Түбән Новгород өлкәсендә балалар дин сабаклары ала

Түбән Новгород өлкәсендә балалар дин сабаклары ала

Соңгы елларда, кагыйдә буларак, бер ай чамасында кайбер авыл мәчетләрендә балалар өчен дини укулар оештырылып килә һәм агымдагы ел да чыгарма булмады. Без белгәнчә, бүген Сафаҗайда, Кече һәм Зур Рбишчада, Ыргуда, Чүмбәлидә, Семочкида, Пашатта, Ишавылда, Камкада, Мочалида, Мәдәнәдә, Каргада, Суыксуда, Шөбиледә, Өчкүлдә һәм Андыда һәм дистәләп балалар дин сабаклары ала. Ә аларның күбесе әле шушы белемнәре белән 28 июльдә Сафаҗайда үтәчәк “Шәкертләр бәйрәме”ндә чыгыш та ясар.

Кече Рбишчада мәчет мөәзине Айрат Юсипов җитәкчелегендәге дини укуларга уртача 40 бала йөри һәм Ыргуда да шул чама. Соңгысында ислам нигезләрен үзләштерүчеләр ике төркемгә бүленеп укый. Кечесендә мөгаллимә вазифасын Мәскәү ислам институтын тәмамлаган Гөлназ Ахунова башкара, ә шул ук югары уку йортынннан 2011 елда диплом алып чыккан Надия Шәмсунова өлкән төркемдә рухи белем бирә. Аның классында ике, өч ел рәттән укучылар бар, ә Камил Махмутов белән Надия Сатдарова хәтта дүртенче ел инде мәчет каршындагы җәйге укуларга йөриләр. Алар өчен биредә бөтен шартлар тудырылган һәм балалар бик теләп мәчеткә киләләр, актив булып чыгарылыш кичәсендә катнашалар һәм иң өлгерләре истәлекле бүләкләргә ия булалар.

Олег ХӨСӘИНОВ әзерләде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*