tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевны искә алдылар
Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

Унсигезенче октябрь көнне Түбән Новгород шәһәрендә татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган “Милли көй” II өлкә фестивале җиңүчеләре катнашында тантаналы концерт узды. Аның төп оештыручысы – Түбән Новгород өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте.

Моңа кадәр “Милли көй” II өлкә фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары Түбән Новгород өлкәсенең барлык районнарыннан җыр-моңга гашыйк йөзләрчә вәкилләр катнашында үткән иде.

Түбән Новгородның меңнән артык тамашачы сыйдырышлы Тимер юлчылар мәдәният йортында узган йомгаклау концертына бәйгедә җиңеп чыккан җырчылар һәм сәнгать коллективларыннан тыш Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчылар: Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина һәм Радик Яруллин, Айрат Сафин, бертуган Марат, Гөлнара, Ринат Яруллиннар кебек яшь башкаручылар катнашты. Концерт җырлар, милли биюләребез белән үрелеп барды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты юллаган “Казан” бию ансамбленең чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр.

“Милли көй” II өлкә фестивалендә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары  – РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Марс Тукаев сәламләде һәм БТК БК рәисе Ринат Закировның хатын укыды.

“Идел Чулмансыз, Агыйделләрсез күз алдына да китереп булмаган кебек, татар сәнгатен һәм мәдәниятын да төбәкләрдән чыккан иҗат әһелләреннән башка бәяләү мөмкин түгел. Түбән Новгород өлкәсе дә татар сәнгатенә бик күп танылган җырчылар, сәнгатьәһелләрен биргән төбәк. Алар арасыннан Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин, Халидә Бигичева, Наилә Фатехова, Роза Хәбибуллина, Ринат Вәлиевләрнең исемнәрен атап үтү дә җитә. Бүгенгедәй чаралар яшь талантларны барлап, сәнгатьне үзенең киләчәк һөнәре итеп сайлаган яшьләргә башкару осталыкларын камилләштерергә ярдәм итәр һәм аларны тагын да югарырак дәрәҗәгә, зур сәхнәгә чыгарыр һәм бөтен татар дөньясында таныту өчен юл башлангычы булыр дигәне теләктә калам” диелә әлеге хатта.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*