tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта “Россия халыклары дуслыгы парады”нда татар җырлары һәм биюләре булачак
Түбән Новгородта “Россия халыклары дуслыгы парады”нда татар җырлары һәм биюләре булачак

Түбән Новгородта “Россия халыклары дуслыгы парады”нда татар җырлары һәм биюләре булачак

Түбән Новгородта узачак “Россия халыклары дуслыгы парады”нда Түбән Новгород татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары, “Туган як моӊнары” ансамбле солистлары Динара Хәлилова белән Венера Җәфәрова татар җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясаячак. Бу турыда өлкәнең милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә.

“Россия халыклары дуслыгы парады”нда Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милли диаспоралар, җәмгыятьләр, автономияләр катнашыр дип көтелә. Парадка төрле милләт вәкилләре үз дәүләте флагын тотып, милли киемнәр киеп чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Үткәрү мәсьәләләренә багышланган утырышта Түбән Новгород татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе яшь активистлары Данил Латыйпов белән Руслан Нигъмәтҗанов катнашкан.

Бу чараны Түбән Новгород шәһәр Думасы каршындагы Кече палата Яшьләр парламенты каршындагы Милләтара совет һәм Түбән Новгород шәһәре Думасы шәһәр Мәдәният департаменты, Бердәм Россия Яшьләр гвардиясе, студентлар отрядлары ярдәме белән оештыра.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*