tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә бишенче тапкыр “Ижау моңнары” фестивале узды
Удмуртиядә бишенче тапкыр “Ижау моңнары” фестивале узды

Удмуртиядә бишенче тапкыр “Ижау моңнары” фестивале узды

Шомартыйк һәм көн дә киңәйтик без
Татар дөньясының урау юлларын.
Яңгыратыйк милли моңлы җырлар
Һәм яңартыйк “Ижау моңнарын”!

Агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында респуб­ликабызда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе “Татар Федераль милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә бишенче тапкыр “Ижау моңнары” фес­тиваль-конкурсын уздырды. Йомгаклау концерты, пандемия булу сәбәпле, тамашачыларсыз үтте. Тиздән әлеге концертны сез “Яңарыш” газетасының Вконтакте социаль челтәрендә күрә алачаксыз.

«Ижау моңнары» тарихы

1992 ел

1992 елның декабрендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге активистлары һәм оешма җитәкчесе Мәсгуд Вахит улы Гаратуев тырышлыгы белән Удмуртиядә беренче тапкыр “Ижау моңнары” татар җыр бәйгесе уза. Ул вакытта милләттәшләребез зур активлык күрсәтә. Республиканың төрле төбәкләреннән бик күп җырчылар катнаша. Соңрак анда катнашкан җырчылар, баянчылар халкыбызның яраткан башкаручыларына әвереләләр. Алар Ирек Мөхәммәтҗанов, Таңсылу Бәйрәмгулова, баянчы Илфат Нурмөхәммәтов һәм башкалар.

2010 ел

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен Ирек Шәрипов җитәкләгән вакытта — 2010 елның декабрендә — фестивальнең икенчесе уза. Ул вакытта фестивальнең иң олы бүләге — гран-прига “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле лаек була.

2016 ел

2016 елның декабрь аенда үткән өченче “Ижау моңнары” фестивале кысаларында бик күп чаралар узды. Татарстанда нәшер ителүче журнал-газеталарның редакторлары, журналистлары кунакта булды. Алар Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы санлы гимназиядә, 107 нче балалар бакчасында “Калфак туе” бәйрәмендә катнаштылар.

«Яңарыш» газетасы хәбәрчеләре, ижаулылар белән очраштылар, “Чулпан” үзешчән театрының “Шикәрем син, балым син” драмасын тамаша кылдылар. “Удмуртия татарларының милли-мәдәни хәрәкәтенең матбугат чараларында чагылышы” исемле конференция узды, төрле юнәлешләр буенча остаханәләр үткәрелде.

2019 ел

2019 елның 17 февралендә “Спартак” халык иҗаты йортында дүртенче фестиваль конкурс шаулап-гөрләп үтте. Анда 12 вокаль ансамбль, 7 хореографик ансамбль, 4 ялгыз биюче (соло), 20 гармунчы, баянчы, 50 ялгыз җырлаучы катнашты. Ижау, Воткинск, Сарапул, Әгерҗе, Чайковский шәһәрләре, Каракүл, Балезино, Сюмси, Алнаш, Кизнер, Кияс, Камбарка, Глазов районнары, Татарстан Республикасы Әгерҗе районы, Пермь өлкәсе Чайковский шәһәреннән барлыгы 250 кеше көч сынашты. Йомгаклау концерты буласы көннең иртәсе остаханәләрдән башланып китте. Дүрт сәгатькә сузылган концерт бер сулышта узып китте. Сәхнәдә фестивальдә катнашучыларның иң-иңнәре төсле утлар кебек балкый: менә аллы-гөлле күлмәкләрдән өлкәннәр чыга, аларны дәртле яшьләр алыштыра.

Фойеда катнашучылар бер-берсе белән танышалар, кунакка чакырашалар, иҗади тәҗрибәләрен уртаклашалар. Җиңүчеләр, аерым номинацияләргә ия булучылар дипломнар белән бүләкләнә. Инде, ниһаять, иң югары бүләкнең иясе билгеле! Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә узган дүртенче “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсының иң югары бүләге – гармун — Балезино районы Кистем авылының Светлана Касимова җитәкчелегендәге “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбленә тапшырылды.

Сәнгать безне көчле итә!

Инде “Ижау моңнары”ның бишенче фес­тивале түргә атлады. Фестиваль-конкурста катнашучыларны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова, “Спартак” халык иҗаты йорты директоры Юрий Безмельницын сәламләде. Ижау шәһәрендә эшләп килүче “Гүзәл” ансамбленең — 40, “Бәхет” ансамбленең — 20, “Афәрин” ансамбленең 10 еллык юбилейлары уңаеннан аларның җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Конкурс җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнде. Йомгаклау концерты җыр-бию, гармун, баян моңнары белән үрелеп барды. Чыгыш ясау­чылар сәхнәне, сәхнәдәшләрен сагынганнар, бер-берсе белән сөйләшеп туя алмыйлар. Сәхнәдә барган тамашаны да зур кызыксыну белән күзәтәләр.

Быелгы фестиваль-конкурста Глазов, Можга, Ижау, Сарапул шәһәрләреннән, Балезино, Юкамен, Кияс, Сюмси районнарыннан, Татарстан Республикасының Арча, Әгерҗе районнарыннан, Пермь краеннан, Свердлау өлкәсеннән катнаштылар. Җыр, бию, музыка уен коралларында уйнау буенча 8 ансамбль, ялгыз җырлау буенча 32 кеше катнашты.

Алдагы елларда “Ижау моңнары” конкурсында тамашачылар белән очрашырга язсын! Чөнки сәнгать безне көчле итә, авырлыклар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе чараны оештырырга ярдәм иткән өчен “Спартак” халык иҗаты йортына, “Яңарыш” редакциясенә, “Тәмле йорт” кафесы хезмәткәрләренә, видео, фото төшерүчеләргә зур рәхмәт белдерә.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*