tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә яшәүче милләттәшебез: Әти-әниләр! Безнең балабызга татар теле кирәкмәс дип уйлап ялгышасыз!
Удмуртиядә яшәүче милләттәшебез:  Әти-әниләр! Безнең балабызга татар теле кирәкмәс дип уйлап ялгышасыз!

Удмуртиядә яшәүче милләттәшебез: Әти-әниләр! Безнең балабызга татар теле кирәкмәс дип уйлап ялгышасыз!

Бүгенге көндә аз санлы милләтләр, шул исәптән татарлар алдында да туган телне ничек тә саклап калырга дигән сорау килеп туды. Әйе, “Халыкта теле барның – иле бар. Иле барның — үзе бар” дигән мәкаль бар. Татарлар сан буенча Рәсәйдә – икенче, Удмуртиядә өченче урынны алып торалар. Әгәр дә без бүгенге көндә телебезне саклап кала алмыйбыз, югалтабыз икән, димәк, без үзебезне дә югалтачакбыз.

Өч бала үстергән танышым бар. Балалары үсеп буйга җиткәч, гаилә корырга үзләренә парны рус милләтеннән сайладылар. Сүз дә юк, балалар да, оныклар да татар телендә сөйләшмиләр. Дәү әти һәм дәү әни алар белән рус телендә генә аралаша. Бу гаиләдә балалар татар йолаларын да, мәдәниятен дә белеп үсмиләр. Мондый язмыш, кызганычка каршы, күп гаиләләргә кагыла. Татар яшьләре катнаш гаиләдә тел, гореф-гадәтләр, мәдәният турында уйламыйлар. Тик олыгайгач кына һәркем үзенең килеп чыгышы турында кызыксына, телебезне сагына, ләкин вакыт үткән була.

Өйдә туган телен ишетеп үскән балага бүтән телләрне өйрәнү бер дә кыен түгел. Мисал өчен, татар телен белгән кеше көнчыгыш илләрендә югалып калмаячак. Мин Төркиядә ялда булганда җирле халык белән татар телендә аралаштым. Туган тел белү бер дә артык түгел дип әйтә алам. Тик кызганыч, татар мәктәпләре бик аз калып бара. Булганнары да ябылу алдында. Татар теле дәресләре кыскартыла.

“Яңарыш” газетасын, татар телендә китаплар укыйсыңмы?” –дип сорасам, “Мин татарча бик әйбәт белмим”, – дип җавап бирәләр. Татар телендә нәшер ителгән газета-журналлар белән танышып барырга, татар телендә чыккан яңа әдәби әсәрләрне укып, рухи ләззәт алу өчен телне белергә кирәк шул. Милли хәрәкәттә катнашу, мәчеткә, концертларга, кичәләргә гаилә белән йөрү телне өйрәнергә ярдәм итә. Өлкән буын гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, телен-динен хөрмәтләп яшәгән. Хак хаклый белгән безнең халык: Аллаһ хакын, күрше хакын, тол-ятимнәр, милләт хакын. Без аларның лаеклы дәвамчылары булсак иде.

Уку елы тәмамлангач, балаларны нәрсә көтә? Былтыргы ел белән чагыштырганда быел ял итү урыннарына юлламалар белән тәэмин итү мөмкинчелеге күпкә кимеде диләр белгечләр. Шуның өчен җәй көннәрендә балаларны җыеп, тел һәм әхлак дәресләре өйрәнү түгәрәкләре оештырып, төрле уеннар аша аларны тәрбияләү киләчәктә үзенең уңай җимешләрен бирер иде.

Әти-әниләр! Безнең балабызга татар теле кирәкмәс дип уйлап ялгышасыз. Олыгайган саен, кеше үз тамырларына тартыла. Үз телеңдә сөйләшәсе, татар җырларын тыңлыйсы, оныкларыңа туган телдә әкиятләр сөйлисе килә башлый икән.

Без инде 90нчы елларда, милли хәрәкәт башлангач, туган телебез дә күтәрелеп килә, буыннар арасындагы бәйләнеш тә ялгана, дип куанган идек. Шул чорда Удмуртиядә яшәгән татар халкы өчен җан атып хезмәт иткән татар милли хәрәкәтенең җитәкчесе Мәсгут ага Гаратуевны хөрмәт белән искә алам. Аның татар халкының үзаңын үстерүгә куйган хезмәтләре санап бетергесез. Ә бүген нәрсә генә калды соң? Көчле рухлы җитәкчеләр китеп бара, ә алар урынына нинди алмашчылар үстерәбез?! Шул хакта кайгыртырга кирәк. Тулы ике буынның ана телен белми үсүен бер үттек инде, бүтән мондый хәлләр кабатланмасын иде.

Телгә бәйле ыгы-зыгылар Удмуртиядә яшәүче татарларга да тынгылык бирми, телсез калабыз дип борчылабыз. Халкыбызда тагын бер матур халык мәкале бар бит әле: ”Тел дигән дәрья бар, ә төбендә энҗе-мәрҗәннәр”. Энҗе-мәрҗәннәр дигәне – бәетләребез, җырларыбыз, мөнәҗәтләребез, әкиятләребез. Димәк, әгәр туган телебезне белмәсәк, бу байлыкка да ия була алмаячакбыз.

Туган телебезгә карата булган һөҗүмнәрне халкыбыз үзенең башыннан күп тапкырлар кичерде. Гарәп имласын латинга, аннан кириллицага алыштыру булды. Гарәп графикасын латинга алыштыруга каршы язылган хатта 82 сәнгать әһеле кул куйган. Алар арасындагы татар сурәтчелек сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманчены – биш, ә энесе Һадине ун елга сөргенгә хөкем итеп, Ак диңгездәге Соловки утравына озаталар. Анда үз ишләре – Сәгыйть Сүнчәләй, Мәхмүт Бөдәйли, Мирсәет Солтангалиев, Кәшшаф Мохтар һәм башкалар була. Һадины 1938 елда Соловкида аталар.

Гаепсезгә төрмә газаплары кичергән Бакый ага аклануны бик озак көтә. 92 яшендә – үләренә ел ярым кала аклана. Гарәп язуын яклап язылган хатка кул куйган сәнгать әһелләре арасында– үзе исән чакта акланган бердәнбер шәхес ул. Телебезне саклауда үзләрен корбан иткән милләттәшләребезгә баш иябез. Аларны онытмыйк, искә алыйк, дога кылыйк. Ана телебезгә тугры булыйк, аны саклыйк, югалтмыйк. Ул безнең көчебездән килә торган эш.

Вәҗиһә Заһидуллина, Ижау шәһәре.

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*