tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә “Йолдызлар яңгыры” татар балалары иҗади фестивале булачак
Удмуртиядә “Йолдызлар яңгыры” татар балалары иҗади фестивале булачак

Удмуртиядә “Йолдызлар яңгыры” татар балалары иҗади фестивале булачак

Быел әлеге масштаблы фестиваль кысаларында “Туган илем -иркә гөлем” дип исемләнгән Габдулла Тукайның танылган “Туган тел” шигыре язылуга 110 ел тулуга багышланган шигырь укучылар бәйгесе булачак.

Фестиваль-бәйгедә иҗат коллективлары белән бергә, балалар музыка мәктәпләр һәм студияләре укучылары, сәнгать мәктәпләре, мәдәният йортларыннан үзешчән башкаручылар катнаша ала. Алар “Хореография”, “вокал”, “сәнгатьле уку” жанрлары буенча үзләренең татарча башкару осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Шулай ук оештыручылар “Көмеш каләм” иншалар һәм эссе язу бәйгесендә дә катнашырга тәкъдим итә. Язма эшләр өчен “Мин — татар баласы”, “Туган телем белән горурланам”, “Габдулла Тукай дәресләре” кебек темалар сайланган.

Җиңүчеләрнең эшләре төбәкнең “Яңарыш” газетасында басылып чыгачак.

Сайлап алу турын узган иң яхшы яшь артистлар 14 апрельдә “Спартак” халыклар иҗаты сараенда булачак гала-концертта катнашачак.

udmddn.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*