tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең “Татар яшьләре слеты — 2020”
Удмуртиянең “Татар яшьләре слеты — 2020”

Удмуртиянең “Татар яшьләре слеты — 2020”

Узган ял көннәрендә Әгерҗе районы Салагыш авылы янында – Кама елгасы ярында — Удмуртия татар яшьләренең алтынчы слеты узды. Барлыгы 50 кеше катнашты. Алар арасында Пермь, Екатеринбург, Татарстаннан килгән яшьләр дә бар иде.

Ике тәүлек дәвамында яшьләр үзара якыннанрак таныштылар, барлык чараларда да актив катнаштылар. Без төрле уеннар, конкурслар үткәрдек. Аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде. Иң кызыклысы — «Слетның императоры» исеменә лаек булу иде. Ул чи йомырка принцибы буенча билгеләнде. Моның өчен катнашучы йомырканы үз маңгаена бәреп вата һәм йомырка чи булып чыкса, катнашучы «Слет императоры» дигән горур исемне ала. Яшьләргә төрле каршылыклардан торган конкурслар да кызыклы булды. Мондый уеннар ныграк дуслашырга, үзара элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирә. Командалар каршылыкларны узарга тиеш иде.

Слет барышында остаханәләр дә оештырылды. Гөлфия Әхтәмова агачка рәсем төшерү буенча дәрес бирде. Алмаз Бәдретдинов музыка уен коралларында уйнарга өйрәтте. Рәфис Корбангалиев үз-үзеңне саклау алымнарын күрсәтте, ә Дамир Гыйзәттуллин фитнес-әзерлек уздырды. Кызыклы чараларның тагын берсе – татар телендә “Уйлап кара” интеллектуаль уены иде. Аны Регина Байгозина оештырды. Катнашучылар татар теле һәм мәдәнияте буенча белемнәрен тикшерделәр. Шулай ук без һәр елдагыча Сабантуй бәйрәмен оеш­тырдык.

«Татар яшьләре слеты” 2012 елдан бирле үткәрелә. Әлеге чара Удмуртиядә генә зур масштабта үтә. Безнең өчен бу — зур горурлык! Слетта 8 елда 200дән артык кеше катнашты. Ел саен слетка илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар, дуслар килүе — үзе зур куаныч. Шуңа да чарабызны “Бөтенрәсәй слеты” дип атарга тулы хокукыбыз бар.

Слетка әзерлек берничә ай алдан башлана. Аңа оештыручылар бик күп көч куя. Әлеге слетны уздыру өчен үз көчләрен керткән «Иман» татар яшьләре берлеге активистларына, Милли сәясәт министрлыгына, Татар иҗтимагый үзәгенә, Айдар Зариповка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ләйлә Шәймөхәммәтова, “Иман” татар яшьләре берлеге активисты.

Социаль челтәрләрдә слет турында түбәндәге фикерләр яңгырады:

Дилия Харисова: “Ялларыбыз күңелле узды! Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Шулай ук яхшы булыр дип уйламаган да идем. Хәтта кайтасы да килмәде”.
Диләрә Гыйльметдинова: “Дус­лар, барыгызга да зур рәхмәт әйтәсем килә. Шундый шәп булды! Оештыручылар, сез шундый көчле, сабыр кешеләр. Бик зур рәхмәт сезгә!”
Максим Миндубаев: “Оештыручыларга, катнашкан һәркемгә, аеруча, кызу һава торышына карамыйча, безне учакта пешкән тәмле ризыклар белән сыйлаучы пешекчеләргә зур рәхмәт. Табигать кочагында күңелле итеп ял иттек, яңа хис-тойгылар алдык, яңа дуслар таптык. Барысы да шул кадәр яхшы узды, моннан да рәхәтрәк ял тагын бармы икән дип уйлыйм. Ә иң гаҗәпләндергәне – туңдырма иде! Мондый чаралар елдан-ел яшьләрне күбрәк җыйсын иде дип теләп калам”
Булат Халиков: “Дуслар, шундый шәп ял көннәре, сезнең тырышлыгыгыз, игътибарыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт сезгә! Бик зур чара уздырдыгыз. Сез бик “текә”! Сау-сәламәт булыгыз, һәр эшләрегез уңышлы булсын!”

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*