enrutat
Баш бит / Уфа “Нур” татар дәүләт театры премьера тәкъдим итте
Уфа “Нур” татар дәүләт театры премьера тәкъдим итте

Уфа “Нур” татар дәүләт театры премьера тәкъдим итте

Яңа ел бәйрәме алдыннан һәркем ниндидер могҗизага ышана, киләсе елга зур өметләр баглый һәм барысы да яхшы булыр дигән хыял белән яши.

“Нур” театры үз тамашачыларына менә шул хыялларны тормышка ашырырдай юлларны эзләргә һәм табарга ярдәм итүче спектакль әзерләде. Дамир Сәлимҗанов пьесасы буенча куелган “Мин көтәм сине” лирик комедиясен сәхнәгә кую өстендә баш режиссер, Башкорт­станның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов, рәссам Ләйсән Хөсә­енова, композитор Лилия Баярс, хореограф, Башкортстанның атказанган артисткасы Рәмизә Мөхәм­мәтшина эшләгәннәр. Пьесаны татар теленә Марат Кәбиров тәрҗемә иткән.

Спектакльдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина (хор), Баш­кортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, Гөлназ Биктимерова (Назгөл), Башкортстанның атказанган артисты Резида Зарипова, Чулпан Раянова (Наилә), Башкортстанның атказанган артисты Миңнинур Сәетова-Гыйз­зәтуллина, Ленария Хаҗиева (Лариса), Айрат Фатыйхов, Айнур Баянов (Рәфыйк), Лилия Таҗет­динова, Энҗе Йосыпова (Юлия), Марат Хәсәнов, Вадим Хәйруллин (Миха) катнашалар.

Театр артистлары тамашачыларны Яңа ел алды кичәсендә барган, бер үк вакытта әкияткә дә, булган хәлгә дә охшаган вакыйгалар өермәсенә алып кереп китә.
Ни өчен әки­яткә охшаган? Чөнки могҗизаларга ыша­ну хисе кү­ңел түрен­дә саклана һәм беркайчан да югалмый. Ә инде аларның нәкъ менә Яңа ел алдыннан булачагына һәркем ышана.

Ни өчен чынбарлыкка охшаганмы? Чөнки хатын-кыз бәхете турында хыялланучы геройларның тарихы чынбарлыктагы язмышлардан гый­барәт. Әйе, кайвакыт янәшәдә иңгә-иң терәп яшәгән кешеңнең кадерен белеп бетермисең һәм аны югалткач кына аңлыйсың. Моңа сәхнәдәге Лариса образы тәңгәл килә. Ә инде Наилә образы, шулай ук, күп хатын-кызларыбызның тормыш юлын чагылдыра. Ул, кияүдә булып та, ирсез яши. Моның да сәбәпләре бик күп. Кемдер, гаиләсен матди яктан тәэмин итәм, дип, Себер якларында, чит өлкәләрдә эшли, яки, Наиләнең ире кебек, айлар буе озын юлларда йөри. Моны Назгөл ахирәтенә дә әйтә: “Наилә, син дә үзеңне ирле дип саныйсың инде. Ә минем белән аермаң нидә соң?” — ди. Ә Назгөл үзе әллә нигә бер килеп киткән иркәйне көтеп, зарыгып, сагынып яши. Бу өч хатын-кыз язмышы, алар арасындагы дуслык турындагы спектакль барышында тамашачы үзен, яки күршесен, бәлки, дустын күз алдына китереп утыргандыр. Моңа, әлбәттә, спектакльнең сюжетыннан тыш, сәхнәдә уйнаган артистларның осталыгы да ярдәм итте.

Бу спектакльнең үзенчәлеге — тамашачыга геройларның киләчәк язмышын хәл итү мөмкинлеге бирелү. Сәхнәдәге гадәти булмаган хатын-кыз образындагы персонаж тамашачылар белән әңгәмә кора һәм вакыйгалар үсешендә ике юлның берсен сайларга тәкъдим итә. Тамашачылар тавыш бирү ярдәмендә төп геройның язмышын билгели. Ул тәкъдим ителгән вариантка кул күтәрү белән хәл ителә. Нәкъ шул персонаж әйткәнчә, вакыйгалар җебе безнең кулда, ягъни тамашачы кулында булып чыкты.
Спектакль барышында залдагылар сәхнәдәге геройлар белән бергә көлде, елады, алар өчен борчылды, шатланды, алкышларга күмде.

Тамашаны карарга килгән Фәр­дүнә Касыймова спек­такльдән соң үз тәэссоратлары белән бүлеште.

— Театр бер урында гына тормый: ул яңалык кертергә, үзгәрешләр эзләргә тиеш. Бүген сәхнәдә нәкъ заманча куелган спектакль булды. Шуңа күрә мондый спек­такльләрнең булуы һәм куелуы бик яхшы. “Нур” сәхнә­сендә яңа йөзләр күреп, шатланып утырдым. Режиссерның, актерларның кызыклы табышлары да сөендерде. Театрга яңа уңышлар телим, — диде СССРның халык артисты, М. Царев исемендәге премия лауреаты, Русия Югары мәктәбенең атказанган хезмәт­кәре, Башкортстан­ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Удмур­тиянең атказанган мәдәният хез­мәткәре, Заһир Исмәгый­лев исе­мендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Фәрдүнә Касыйм кызы.

Әйе, чынлап та, төптәнрәк уйлап карасак, вакыйгалар җебе безнең кулда. Бу спектакльдән соң күпләр уйланыр, якыннарына игътибарлырак һәм ихтирамлырак булыр, үзе өчен “бәхет” төшен­чәсенең нидә икәнлеген тагын бер тапкыр ачыклар. Әгәр дә шулай икән, димәк, спектакль уңышлы чыккан. Чөнки без театрга күңел ачарга гына түгел, ә тормыш мәктәбенең дәресләрен үз­ләштерергә дә барабыз бит.

Зөһрә ИСЛАМОВА

kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*