tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә тантаналы чара узды
Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә тантаналы чара узды

Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә тантаналы чара узды

Георгий Жуков аллеясында, бөек полк җитәкчесе, Советлар Союзының танылган маршалы бюсты каршында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар җыелды.

Митингны ачып, Октябрь районы җитәкчесе Роберт Ахунов ветераннарга рәхмәтләрен җиткерде, бәйрәм белән тәбрик итте.

– Үзенең яшь булуына карамастан, безнең район биографиясе хәрби тематикадан читтә түгел. Бу безнең урам, парк атамаларында, төрле предприятиеләр тарихында чагыла. Мәсәлән, ул елларда дан казанган 112 нче Кавалерия дивизиясе хәрбиләре, тулысынча диярлек, безнең тире-күн эшкәртү фабрикасы чималы белән тәэмин ителгән. Кызганыч, ветераннарыбыз саны көннән-көн кими, шуңа да безгә һәрбер очрашу кадерле, – диде Роберт Җәбир улы.

Чараның кульминацион мизгеле – 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Кашаф Сәмигуллин чыгышын барча халык тын калып тыңлады, күпләр хисләнеп кулъяулыкларга үрелделәр.

– Бүгенге булмышыгызның кадерен белегез, наныйлар! Тормыштан зарланмагыз һәм беркайчан да сугышның ни икәнен татырга язмасын! – диеп теләкләрен җиткерде, наказларын тапшырды ул.

Митинг бер минут тынлык белән дәвам итте, ә аннан соң барча кунаклар да һәркем үзенең уйларына батып, ерак сугыш елларында калган дәү әни-дәү әтиләрен исләренә төшереп, һәйкәл каршында онытылмас хәтер һәм мәгънәсез коелган кан символы булган канәфер чәчәген калдырды.

Рузил Имамов

Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*