tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «Ана теле – 2015» бәйгесе
Уфада «Ана теле – 2015» бәйгесе

Уфада «Ана теле – 2015» бәйгесе

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырган бу бәйгедә Башкортстанның татар бүлекләре булган югары уку йортларыннан тыш Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килгән яшьләр дә көч сынашты. Быелгы “Ана теле” күренекле мәгърифәтче һәм әдип Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулуга багышлана.

Конкурска сайлап алынган иң көчле 14 талип Уфаның 84нче санлы татар гимназиясендә  дәрес бирде. Иң төп шарт – талипларның укытучылык сәләтен күрсәтә алуы. Моңардан тыш алар башка иҗади осталыкларын да расларга тиеш: моңлы җырлау, оста бию, сәнгатьле итеп шигырьләр һәм чәчмә әсәрләрдән өзекләрне сөйләүгә дә дикъкать ителә. Бәйгедә катнашучыларның осталыгына Башкортстан дәүләт университеты һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәреннән торган абруйлы жюри бәя бирде.

Педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насипов талипларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяли. “Ана теле” ярышмасына башлангычны 7 ел элек шушы бүлекнең мөгаллимәсе, доцент Раушания Гәрәева салган иде. Аның сүзләренчә, мавыктыргыч конкурс хәзер Татарстанда да нык танылды һәм анда катнашырга теләүчеләр бихисап. Шулардан иң көчлеләре генә сайлап алына. Конкурста катнашучыларны бәяләү тәртибе элекке еллардагыча калган. Бер Гран-при, беренче урын-бер, икенче урын икәү һәм өченче урын өчәү. Шулай ук төрле номинацияләрдә үзләрен иң булдыклы итеп күрсәтүчеләр аерым билгеләнә. Гран-прига Казан федераль университеты талибәсе Эльвина Нәҗипова лаек. Ул үзенең мили күлмәге һәм матур калфагы белән дә сокландырды.

Быелгы бәйгедә бердәнбер егет – шулай ук Казан федераль университеты талибы Рөстәм Шәмсетдинов кына катнашты. Шунысы да игътибарга лаек – “Ана теле-2014” ярышмасында да көчен сынап бер номинациядә бүләкләнгән иде ул. Ә быелгы конкурска ул призлы урынны алу максаты белән кабат килгән. Һәм дөрес тә эшләгән: быел икенче урынга лаек булды аның осталык дәресе һәм иҗади сәләтләре.

Бөре дәүләт педагогия университетының 4нче курсында белем алучы Алсу Исмәгыйлева да жюри әгъзалары күңелендә җылы хисләр генә калдырды һәм икенче урынны яулады. Кечкенәдән үк татар теле һәм әдәбиятын яратуын, укытучы һөнәренә зур хөрмәте булуын сөйләде ул. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламыйча Бөре педагогия университетына укырга керә белемле туташ. Киләчәктә анна телебезне укытуда иң алдынгы алымнарны кулланып эшләячәген һәм балаларга төпле белем бирәчәген ышандыра Алсу.

Бәйгене йомгаклау чарасы зур бәйрәмгә әйләнде. Барлык талипларга да дипломнар, конкурсның махсус билге-сыннары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Ә инде кичәне талипларның моңлы җырлары һәм дәртле биюләре бизәде. Талиплар үзләре әйтүенчә, мондый бәйгеләр биктә мөһим. Гамәли күнекмәләрдә үзеңә ышаныч арта, шулайук башка талипларның да осталыгына, тәҗрибәсенә карап, үзеңә күп файдалы сабаклар аласың, диләр алар.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*