tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада хоккей ветераннары көч сынашты
Уфада хоккей ветераннары көч сынашты

Уфада хоккей ветераннары көч сынашты

Бүген “Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән Татарстан көннәрен ачу тантанасыннан соң Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Уфа-Арена” Боз сараена килделәр. Монда “Салават Юлаев” һәм “Урицкий исемендәге СК” командалары ветераннары арасында хоккей буенча дуслык матчы уза.

Уен башланыр алдыннан республика җитәкчеләре хоккейчыларны, җанатарларны сәламләделәр һәм символик шайбаны ташладылар.

– Без – тугандаш республикалар, һәм «Салават Юлаев» өчен башка командалар белән уйнаган «Ак Барс» өчен дә җан атабыз, – диде Радий Хәбиров. – Ветераннар командаларына уңышлар телим. Нәкъ менә алар безнең заман хоккее данын булдырды.

– Бүген Татарстанның зур делегациясе, шул исәптән спортчылар да, Башкортстанда, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бик кызыклы матч булачак. Хоккей ветераннарына яхшы уен телим!

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*