tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале узачак
Уфада «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале узачак

Уфада «Идел» халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале узачак

«Идел» фестивале 2011 елда гамәлгә куелган. Чараның төп максаты – профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен, шулай ук Башкортстан һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.

Чарада Россия төбәкләре һәм башка илләрдән башкорт һәм татар телләрендә җырлаучы урта һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм әлеге бүлекләрне тәмамлаган яшьләр, шулай ук вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр чакырыла.

Фестивальдә катнушчыларның яше – 16-35 яшь (балалар номинацияләрендә катнашучыларныкы – 7-15 яшь).

Фестиваль «Башкорт халык җыры» (озын көй) яки «Татар халык җыры» (озын көй); башкорт профессиональ композиторының (яисә эстрада эшкәртүендәге халык җыры) яки татар профессиональ композиторының (яисә эстрада эшкәртүендәге халык җыры) эстрада җыры, башкорт яки татар профессиональ композиторының академик җыры номинацияләре буенча үткәрелә.

Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*