tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада мәктәп укучылары арасында татар теле бәйгесе узды
Уфада мәктәп укучылары арасында татар теле бәйгесе узды

Уфада мәктәп укучылары арасында татар теле бәйгесе узды

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада 9-11нче сыйныфларда белем алучы йөздән артык укучы катнашты. Бәйге Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында узды. Чара 31 гыйнвар башланып, өч көн дәвам итте. Олимпиадада тугыз, ун, унберенче сыйныфлар ике төркемгә бүленеп ярышты. Һәр сыйныф милли мәктәпләрдә укучыларга һәм урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак укучылар төркемнәренә бүленде. Укучылар татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белемнәрен һәм сәнгатьле уку осталыкларын күрсәтте.

2 февраль бәйгегә йомгак ясалды. Олимпиаданы тантаналы ябу чарасы бәйгедә катнашкан укучыларның концерты белән башланды. Аннан соң мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева, министрлыкның милли мәгариф бүлеге башы Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова сүз алды. Милли бүлек җитәкчесе сүзләренчә, республикада 130дан артык милләт яши. Мәктәпләрдә 14 телдә укыту оештырылган. Мордва, чуваш һәм урыс телләреннән агымдагы уку елында шундый олимпиадалар үткән. Министрлык вәкиле бәяләмә төркеме эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул бу олимпиадада беренче тапкыр бәйсез экспертлар да катнашуын әйтеп, урыннар бик гадел бирелүен билгеләде.

Йомгаклау тантанасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Максютов, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары катнашты. Римма Үтәшева апрель аенда мохтарият “Тукай моңнары” исемле чара уздырачагын әйтте, укучыларны шул чарада катнашырга чакырды. Ул Мәләвез районының Җиргән авылыннан килгән Вадим Шәфиевка бүләк тапшырып, аны көзен булачак “Ике аккош” исемле бәйгегә чакырды. Альберт Максютов җиңүчеләрнең укытучыларын бүләкләде.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*