tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Туфан Миңнуллин әсәрен яңача укыдылар
Уфада Туфан Миңнуллин әсәрен яңача укыдылар

Уфада Туфан Миңнуллин әсәрен яңача укыдылар

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында күптән түгел татар драматургы Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре буенча куелган “Мин – хатын-кыз” спектакле премьерасы үтте.

Яшь режиссер Илсур Казакбаев билгеле әсәрне нигез итеп алып үзенчәлекле һәм кызыклы тамаша әзерләгән. Яшь буын артистлар белән бергә спектакльдә Гафури театрының танылган, татар тамашачысы күңелен күптән яулаган Илсөяр Газетдинова, Гүзәл Маликова, Сара Буранбаева, Светлана Хәкимова да катнашалар.

5 майда булган спектакльгә театр, аның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов Туфан Миңнуллинның гаиләсен чакырды. Казан кунаклары узган ел ахырында театр бинасы янәшендә классик башкорт артисты Арслан Мөбәрәковка куелган һәйкәл янында бу  зур шәхесне искә алды. Спектакль алдыннан Олег Ханов бу кичнең Туфан Миңнуллинның истәлегенә багышланганын әйтте. Драматургның хатыны танылган артистка Нәҗибә Ихсанова театрга рәхмәтен белдерде. Залда Башкортстанның төрле төбәкләреннән һәм Уфаның үзеннән килгән милләттәшләребез дә шактый иде. Алар Нәҗибә Ихсанова янына килеп аралашып та алдылар. Спектакльдән соң кунаклар һәм бу тамаша өстендә эшләгән иҗади төркем белән очрашу узды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*