tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфадагы «Эхо Москвы» радиосында «Татарча сөйләшәбез» рубрикасы эшли башлады
Уфадагы «Эхо Москвы» радиосында «Татарча сөйләшәбез» рубрикасы эшли башлады

Уфадагы «Эхо Москвы» радиосында «Татарча сөйләшәбез» рубрикасы эшли башлады

“Эхо Москвы” радиосының Башкортстандагы корпунктында “Татарча сөйләшәбез” тапшыруы чыга башлады. Бу рубрикада, Башкортстанда булган актуаль яңалыкка бәйле рәвештә, сүз, сүзтезмә, җөмлә рус теленнән татарчага тәрҗемә ителә.

“Эхо Москвы” радиостанциясенең Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендәге корпункты шеф-редакторы Максим Курников – бу тапшыру идеясенең авторы. “Говорим по-татарски” рубрикасын” без башта Оренбургта башлап җибәрдек. Тыңлаучыларның хуплавын ишеткәч, Башкортстан башкаласында да эшләргә булдык”, — дип аңлатты ул.

Уфада бер ел “Башкортча сөйләшәбез” рубрикасы эшләгән иде. “Башта, әлбәттә, төрле фикерләр ишетелде. Әмма хәзер рәхмәт сүзләре ешрак яңгырый. Чөнки, әйтик, машинада барганда радионы тыңлаучы, әмма туган телен белмәгән татар кешесе кызыклы яңалыкның татарчага тәрҗемәсен ишетә икән, ул аны исендә калдырачак. Хәзер “Татарча сөйләшәм” рубрикасын Мәскәүдәге үзәк радиостанциягә җибәрү буенча сөйләшүләр алып барыла”, — диде Максим Курников.

Тапшыру Уфаның “Ихлас” мәчете белән бергә алып барыла. Мәчетнең Яшьләр шурасы рәисе Альфред Рамазанов бу тәкъдимне шатланып кабул итүен әйтте. “Башлыча, уңай сүзләр генә ишетәбез. Әмма берничә тәнкыйть сүзе дә ишеттек. Кайбер сүзләрне аңлаешсыз тәрҗемә итәсез, гадиләштерергә кирәк, диләр. Ләкин, дини оешма буларак, һәр җөмләне хикмәт белән тәрҗемә итәргә, татар телендәге сүзне генә түгел, хәтта моңын да сакларга тырышабыз. «Эхо Москвы» радиосына рәхмәтлебез! «Говорим по-татарски» Уфада татар теленә багышланган бердәнбер тапшыру, бүтән теле-радиокомпаниялар бу өлкәдә мактана алмыйлар. Һәм бу тапшыру Уфа халкын бик кызыксындыра дип уйлыйбыз”, — диде ул.

«Татарча сөйләшәм » рубрикасының аналоглары шулай ук башкорт һәм яһүд телләрендә чыга. Тиздән Башкортстанда булган вакыйгаларны украин, мари һәм чуваш телләрендә дә яңгыратырга ниятлиләр.

Мәсәлән, 25 гыйнварда булган тапшыруда “расцеловать” сүзе тәрҗемә ителде. Бу сүз шул көнне еш яңгыраган җөмләгә бәйле рәвештә каралды. «Владимир Путин заявил, что готов расцеловать сотрудника УМПО, предложившего награждать трудовые коллективы» җөмләсе “Владимир Путин хезмәт берләшмәләрен бүләкләүне тәкъдим иткән УМПО эшчесен кат-кат үбәргә әзерлеге хакында белдерде”, дип тәрҗемә ителде.

\http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*