tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ул милләтенә чын күңелдән хезмәт итте: татарның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар
Ул милләтенә чын күңелдән хезмәт итте: татарның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар

Ул милләтенә чын күңелдән хезмәт итте: татарның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар

Эдуард Әнвәр улы Ганиевның үлеме турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Татар дөньясында аны белмәгән кеше бик сирәктер. Ул милләткә тугъры хезмәт итүе, нинди ярдәм сорап барсаң да, аны хәл итү юлларын эзләп таба белүе, киң күңеллелеге белән аерылып торды. Кешеләрне яратты, шуңа күрә аның үзен дә хөрмәт иттеләр.

Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатырга да  бүген халык биһисап күп җыелды. Татарстан, Чувашстан республикаларыннан, Ульяновск, Пенза, Самара өлкәләреннән, Сарытау өлкәсенең бик күп шәһәр, район һәм авылларыннан килделәр. Бөтендөнья татар конгрессыннан да кайгылы хәбәрне ишетүгә юлга кузгалдылар. Эдуард Әнвәр ул конгрессның якын дусты, Милли Шура әгъзасы иде, һәрвакыт элемтәдә булды. Аны җитәкчеләрдән алып, гади хезмәткәрләргә кадәр, барсы да хөрмәт итте.

 

Эдуард Ганиевны соңгы юлга озатучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев,  Татарстан мөселманнары Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Ульяновск өлкәсе ахуны Илдар хәзрәт Сафиуллин,  Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы хакимияте башлыгы Илдар Мәһдиев һәм башка бик күп милләттәшләр катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче урынбасары Данис Шакиров Милли Шура рәисе һәм дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребез исеменнән,  мәрхүмнең гаиләсе һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Эдуард Әнвәр улы Ганиевны Саратов өлкәсендәге Усть-Курдем авылында татар зиратында җирләделәр. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Ул кылган изге гамәлләр татар халкының күңелендә онытылмаслык эз калдырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*