enrutat
Баш бит / Ульяновск өлкәсе делегациясе “Милләт җыены”нда катнашты
Ульяновск өлкәсе делегациясе “Милләт җыены”нда катнашты

Ульяновск өлкәсе делегациясе “Милләт җыены”нда катнашты

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә — 29 августта мәркәзебез Казанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында халкыбыз тарихында беренче тапкыр “Милләт җыены” узды. Анда татарларның гамәл стратегиясе һәм гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре кабул ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге чарада Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнашты. “Милләт җыены”на Ульяновск өлкәсеннән дә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы Рамис Сафин җитәкчелегендә тугыз кешедән торган делегация барды. Танылган милләттәшләребез – Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче санлы мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева, Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов, Димитровград шәһәре татар автономиясе рәисе, өлкәнең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров, танылган эшмәкәр һәм меценат Марат Якупов, татар автономиясенең Заволжье район советы җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов һәм өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова мәртәбәле җыенга шәрәфле кунаклар сыйфатында чакырылган иде.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, “Милләт җыены”нда катнашучыларны сәламләп, бу вакыйганың милләтебез үсешендә яңа мөмкинлекләр ачуын, үсешнең юлларын билгеләвен ассызыклады.

— Без тирән эз калдырырлык мөһим вакыйгада катнашабыз. Бу вакыйга милләтебез үсешендә яңа мөмкинлекләр ача, аның үсеш юлларын билгели. Әлеге стратегия халкыбызның үзаңын тәрбияләүгә, абруен күтәрүгә хезмәт итәр дип ышанабыз. Бүген халкыбыз тормышында яңа дәвер башлануына шигебез юк.

Татарлар — Россиядә икенче урында торучы халык, дип әйтәбез. Кем соң ул татар кешесе, дигән сорау куябыз. Татар булу — үзеңне татар дип хис итү ул. Кеше телсез була ала, ләкин милләт телсез була алмый. Тел — тарихи мирасның ачкычы һәм халыкның алга таба үсеше шарты. Татар булу — рухи хәзинәләребез белән уртаклашу һәм аларны баету, ныгыту. Татар теле Евразия киңлекләрендә яшәүче башка төрки халыкларны тылмачсыз аңларга мөмкинлек бирә. Экономика өлкәсендә хезмәттәшлек тудырырга ярдәм итә.

Тел — бөтен дөнья татарларының иң зур мәдәни байлыгы. Аның нигезендә туган татар мәдәнияте, театр, музыка сәнгате, сынлы сәнгать башка рухи хәзинәләрне яңартып торырга һәм татарларның милли тәңгәллеген саклап калырга булыша.

Безнең туган җиребез, телебез, иманыбыз, тарихыбыз бар. Президентыбыз һәрвакыт, барысы да үзебездән тора, дип әйтә. Чыннан да, бу эшләрне башкару йөрәктән үткәрүне сорый. Без үз киләчәгебезне үзебез төзибез. Иң мөһиме — үз халкыңа игелекле гамәлләр кылу һәм аңа хезмәт итү. Стратегияне үзебездән башлап тормышка ашырырга кирәк,- диде Милли Шура җитәкчесе.

Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегияне төзү эшендә катнашучыларга, өлеш кертүчеләргә рәхмәтен ирештерде.

— Стратегия белән риза булмаучылар да бар иде. Аңа карамастан, бүгенге көндә стратегияне кабул итәргә мөмкинлек туды. Республикабызда барган зур үзгәрешләрне күрәсез. Әгәр Россия Президенты, Хөкүмәт ягыннан ярдәм булмаса, бернинди дә үзгәреш кертеп, бу мәсьәләләрне үзәккә салып хәл итеп булмас иде. Әлбәттә, кайбер фикерләр туры килмәскә дә мөмкин. Алай да, Татарстан Мәскәү ягыннан зур ярдәм күрә. Иң зур рәхмәтемне бирегә килүчеләргә җиткерәсем килә. Сез һәммәгез дә ниндидер эштә хезмәт куясыз, үз тормышыгыз бар. Әмма сез милләтебезне чын күңелдән кайгыртып, нәрсә эшләп була, нишләргә кирәк, дигән сорауларга җавап табарга тырышасыз, беренче чакыруга ук килеп җитәсез. Шундый милләттәшләребез булганда татар халкы, динебез, гореф-гадәтләребез югалмаячак. Биредә утырган һәркем милләтебез белән горурланыр дип ышанам,- диде Президент.

Башкортстан Республикасы татарлары вәкиле Альфред Дәүләтшинның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.

– Без – бөртек-бөртек таралып яшәгән халык. Ләкин без килмешәк тә, диаспора да түгел. Кайда гына яшәсәк тә, тупланып яшибез. Татар милләте – үз дәүләтчелеге булган халык. Дәүләтчелек татарны югары мәдәниятле милләт дәрәҗәсенә күтәреп, аның яшәү рәвешенә зур үзгәрешләр алып килгән. Бу бүген дә саклана. Ата-бабаларыбыз, дәүләтчелеген җуйганнан соң да, үзенең асылын саклап калу өчен, барлык форсатларын файдаланырга тырышкан. Шул кыен хәлләрдә дә милли мәгариф системасын булдыра алган. Без – китаплы халык, укымышлы халык. Һәр гасырның җитешкән мәсьәләләре була. Шундыйларның берсе – туган телебезгә килгән бер афәттер. Без бит үз җиребездә, үз илебездә гомер кичерәбез. Татар халык мәкалендә «Сандугач оясында сайрый» диелгән. Ни өчен соң әле безнең йортларыбызда сандугач үз телендә сайрамый? Уфа мәктәпләрендә ата-аналар балаларын мәктәпкә тапшыралар да, туган тел безгә кирәкмәс, дип әйтеп салалар. Без Уфаның «Ихлас» мәчетендә бөтен мөмкинлекләр белән туган телебезне сакларга тырышабыз. Чөнки Ватансыз милләт башкаларга буйсынып яшәячәк. Милләтсез Ватан чүгәчәк, таркалачак. Динсез милләт изеләчәк. Ком җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас,- диде ул.

Россия Герое, гражданнар авиациясе пилоты Дамир Юсупов, татар булу — халкың белән элемтә булдыру ул, дигән фикерне яңгыратты.

— Без бай мирас калдырган әби-бабаларыбыз алдында җаваплы. Мин Красноярск краенда тудым. Әти-әниләрем яшь вакытларында Идел буеннан күченеп киткән. Тарихи Ватаныбыздан еракта яшәгәч, милли һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтүнең җитеп бетмәвен сиздем.

Совет чоры заманында, Интернет булмаган чакта әти-әниемнең «Чаян» журналын һәм башка татар газеталарын яздыруларын, радиодан татар җырларын тыңлауларын хәтерлим. Татар халкының улы булуым белән горурланам. Әти-әниемә дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтлемен. Дөнья буйлап сәяхәт итеп, шуны әйтә алам: татарлар бар җирдә дә бар, яши, тырыша. Алар гореф-гадәтләрне саклый.

Мәдәният һәм тәрбия гаиләдә бирелә. Яшь буынга ата-бабаларыбыздан калган мирасны кадерләп тапшыру, аңлату һәр кешенең үзеннән тора. Стратегияне тыңладым, мин аны тулысынча яклыйм,- диде нәсел тамырлары Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы һәм Николаевка районнары белән бәйле булган Россия Герое.

РФ Фәннәр академиясе әгъзасы, галим Рәшит Сюняев һәрвакытта да үзен татар баласы итеп тоюы турында белдерде.

— Татарлар — бик тәрбияле халык. Алар дөнья буйлап төрле өлкәләрдә эшли, бу хакта республика белсен һәм онытмасын иде. Өч улым, алты оныгым бар. Аларның үз халкын, туган телләрен белүе минем өчен мөһим фактор. Казанны беренче тапкыр 1961 елда күрдем. Ул вакыттагы мескен күренешләр генә хәтеремдә калды. Хәзер ул бик нык үзгәрде, үсте. Татарстанда академиянең булуы — зур казаныш. Ул республикага алга барырга этәргеч бирә. Татарстан Фәннәр академиясенә һәрьяклап ярдәм итеп торсын иде дигән теләктә калам,- дип әйтте галим.

Фикер алышулар тәмамланганнан соң, “Милләт җыены”нда катнашучылар бертавыштан Татар халкының стратегиясен кабул иттеләр. 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең юлламасында халкыбызның үсеш стратегиясен әзерләү бурычы куйган иде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде.

Ә 30 августта “Милләт җыены”ның шәрәфле кунаклары Республика көненә багышланган бәйрәм чараларында – “Уйнагыз, гармуннар!” һәм “Печән базары” фестивальләрендә катнаштылар.

Исхак ХӘЛИМОВ

 

Татар халкының дөньяга карашы түбәндәге төшенчәләргә таяна: ата-бабалар истәлеге һәм шәҗәрә, туган тел, әхлак, иман, халык күңеле, моң, гаилә кыйммәтләре, гыйлем, мәгърифәт, хөррият һәм хәрәкәтчәнлек. Татар кешесенең милли асылы боларны кабул итү һәм боларга кушылу дәрәҗәсенә карап билгеләнә.

Татар халкының үсеш стратегиясеннән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*