tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә «Фронттан хатлар. Язмыш өчпочмаклары» дигән хәтер китабы дөнья күрде
Ульяновск өлкәсендә «Фронттан хатлар. Язмыш өчпочмаклары» дигән хәтер китабы дөнья күрде

Ульяновск өлкәсендә «Фронттан хатлар. Язмыш өчпочмаклары» дигән хәтер китабы дөнья күрде

Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлап Ульяновск өлкәсендә «Фронттан хатлар. Язмыш өчпочмаклары» дигән исем астында хәтер китабы дөнья күрде. Ике мең данәдә чыккан әлеге басмада Сембер төбәгеннән 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан йөзләгән сугышчының туган якларына язган хатлары урын алган. Араларында кайгылы хәбәр китергән рәсми документлар да бар. Китапка кергән меңгә якын хатларның байтагы татар телендә, төгәлрәге гарәп һәм латин графикасында язылган. Рамис Сафин әлеге китапның язылу тарихы һәм андагы фронт хатлары белән якыннан танышып кайтты.

Моннан биш ел элек әлеге уникаль басма дөнья күргәнче, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм анда һәлак булган, яисә хәбәрсез югалган семберлеләрнең исем-фамилияләрен, армиягә чакырылган, күмелгән урыннарын күрсәтеп тупланган “Хәтер китабы” чыккан иде инде. Һәр районга аерым багышланган әлеге басма 24 томнан тора.

Ә менә чираттагысы исә фронттан язылган хатларны бөтен өлкә авыл-районнарынан җыеп нәшер ителгән.

“Менә бу өчпочмаклы хатлар заманында канкойгыч яу кырында ил азатлыгы өчен көрәшкән сугышчыларны туган яклары белән бәйләп торган бердәнбер күңел юаткычлары булган. Аларны укыганда ирексездән күңел тула, тамакта төер барлыкка килә, күзгә яшьләр җыела…Менә 19 яшьлек Шәүкәт Камалов хаты:

“Кадерле туганнарым минем! Бүген, 1943 нче елның 19 апрелендә беренче кат фотога төштек. Сезне бик тә сагынам. Авылга кайтып таныш урамнардан узып, таныш йөзләрне кабат күрү омтылышы белән яшим. Нинди генә хәл булса да мине онытмагыз, гел искә төшереп торыгыз! Мине сагынган чакларда шушы фоторәсемгә карарсыз…. ”, – диде «Фронттан хатлар» хәтер китабының җаваплы сәркатибе, өлкә татар автономиясе президиумы әгъзасы Котдүс Мөхәммәтшин.

Ә менә бу хатны бүген инде үзе дә мәрхүм булган Дамир ага Шәриповның әтисе, алты бала атасы Исмәгыйль абый язган. Ул 1943 елда Днепр елгасын кичкәндә һәлак була.

“Кадерле Хөснәм минем, балаларым! Төшләремдә гел сезне күрәм, борчылам. Азык-төлекне, ягулык, белән печәнне санабрак кулланыгыз инде. Изилә белән Дамир укуларын дәвам итә алмаслар инде, алар өчен йөрәгем әрни. Тиз арада кайта алмам кебек. Юллар төшкәч, авылга кайтыгыз. Анда туганнар күп. Алты баланы үстерү авыр булыр инде үзеңә. Мин үләргә тиеш түгел, чөнки алты бала ятим булырга тиеш түгел бит. Дамирны кулыңнан ычкындырма, мөмкин булса 4 класска барсын”.

Ә Исмәгыйль абыйның Дамиры әтисе васыятен үти. Укый, зур дәрәҗәләргә ирешә. Ул озак еллар 20 елдан артык КПССның Чардаклы район комитетының I сәркатибе булып эшли. Шул елларның авыр хәтирәсен ул күз яшьләре аша сөйли.

1971-1991нче елларда КПССның Чардаклы район комитетының I сәркатибе Дамир Шәрипов белдергәнчә, Ульяновск өлкәсенең К.Насыйри исемендәге мәгърифәт Үзәге берничә ел элек фронттан килгән хатларны җыю белән шөгылләнә башлаган иде. Бүген анда берничә дистә хат саклана. Бу эш бүген дә дәвам итә.

«Павловка районы Евлейка авылында туып-үскән хезмәт ветераны Рәшит ага Шабакаев өлкәнең татар мәдәният Үзәге музеена истәлек итеп әтисенең фронттан язган җиде хатын бүләк итте», – диде Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният Үзәге директоры, К.Насыйри исемендәге мәгърифәт Үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина.

Ульяновск өлкәсе төбәкне өйрәнүчеләр Клубы әгъзасы Рәшит Шабакаев: “Китапка кергән хатлар рус, татар, чуваш телләрендә язылган. Татарча язганнарының байтагы латин һәп гарәп графикасында язылган.

Ни кызганыч, “Фронттан хатлары” китабы нибары ике мең данәдә генә басылып чыкты. Шуңа күрә өлкәнең “Өмет” газетасы китапка кергән татарлар язган хатларны һәр санында диярлек күчереп бастыра, дип сөйләде.

“Сембер-Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр басылып чыккан “Фронт хатлары” дигән уникаль хәтер китабының җаваплы сәркатибе Котдүс Мөхәммәтшин басманы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе утырышында “Өмет” газетасы редакциясенә һәм татар мәдәният Үзәге музеена да бүләк итте. Хәзер һәр теләгән кеше редакциягә һәм музейга килеп, авыр сугыш еллары рухын саклаган хәтер елъязмасы белән таныша ала”, – диде Ульяновск өлкәсенең “Халыклар дуслыгы” медальле “Өмет” газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов.

Рамис САФИН

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*