tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге Радищево районында Ислам мәдәнияте көннәре узды
Ульяновск өлкәсендәге Радищево районында Ислам мәдәнияте көннәре узды

Ульяновск өлкәсендәге Радищево районында Ислам мәдәнияте көннәре узды

Ульяновск өлкәсендә Ислам мәдәнияте көннәре уздыру матур бер гадәткә кергән. Шундый чара күптән түгел өлкә үзәге Ульяновскида үткән булса, аның чираттагысы төбәкнең Радищево районында узды. Анда Казаннан һәм тирә-күрше авыл-районнардан да дистәләгән кан-кардәшебез катнашты. Районда татарлар чагыштырмача күп түгел. Аларның саны 2000 гә якын. Мондый чара икенче тапкыр уза.Тамаша кылырга килүчеләр дә ел саен арта бара.

Оештыручылар чараның темасын гына түгел, мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәне дә ел саен үзгәртеп торалар. Быелгысы мөселман гаиләсенә, аның гореф-гадәтләренә багышланган. Менә бу күргәзмәдә шәҗәрәләр урын алган.

Район мәдәният йорты фойесының бер почмагында күргәзмәләр, аш-су әзерләү мәйданчыгы эшләсә, икенче ягында исә балаларга заманча калфак тегү, аны чигү эшенә өйрәтәләр.

Ислам мәдәнияте көненә әзерләнгәндә оештыручылар балалар бакчасы белән бергә бистәдәге мәктәпләрне дә җәлеп иткәннәр.Укучылар “Безнең гаилә традицияләре” дигән темага сочинение язганнар.

Мәдәният көнендә татар гаиләсенең гореф-гадәтләре, йолалары турында зур сәхнәдән дә күп сөйләнде. Замана шаукымына ияреп борынгыдан килгән традицияләрнең, аеруча телнең югала баруына да борчылып чыгыш ясаучылар да булды.

Кичә барышында район җитәкчелеге күп балалы үрнәк гаиләләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Алар арасында биш бала атасы район имамы Дамир хәзрәт гаиләсе дә бар иде.

Ульяновск татар
милли-мәдәни мохтарияте рәисе
Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*