enrutat
Баш бит / Ульяновск өлкәсенең Кулаткы мишәрләре фольклорын өйрәнгән галим
Ульяновск өлкәсенең Кулаткы мишәрләре фольклорын өйрәнгән галим

Ульяновск өлкәсенең Кулаткы мишәрләре фольклорын өйрәнгән галим

1971 елның җәендә Казан консерваториясе композиторлык бүлегенең 3 нче курсы студенты Шамил Шәрифуллин фольклор экспедициясендә катнашу нияте белән Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылына бара. Эш шунда ки, әлеге авыл — аның тарихи ватаны, әнисе ягыннан бабасы белән әбисе шунда туып үскәннәр.

Биредә татар-мишәрләр — Урта Идел буе hәм Урал ягы татарларының этник төркеме яши. Алар лингвистлар тарафыннан татар теленең көнбатыш группасына кертелгән аерым диалектта сөйләшә.

Сәфәре бик тә уңышлы килеп чыга — җирле халыктан суздырып башкара торган бик күп лирик җырлар яздырып ала. Көзен ул аларны Композиторлар Союзына илтеп күрсәтә. Магнитофон язмасын тыңлаганнан соң: “Татар җырлары түгел бу!”- дип әйтәләр. Нәкъ менә шул вакытта Казан шәhәренең нота кибетләре киштәләрендә М.Н.Нигъмәдҗановның беренче җыентыгы пәйда була. Әлеге җыентыкка Горький, Пенза өлкәләрендә, Мордовиядә яшәүче мишәрләрдән яздырып алынган “татарныкы түгел” бик күп җырлар кертелгән.

Тагын бер елдан соң Р.Г.Мухамедованың шушы этник группаны тарихи-этнографик яктан фәнни тикшеренүе дөнья күрә. Шулай итеп, “татарныкы — татарныкы түгел” дигән кабул итү стереотибы акрын гына үзгәрә, галимнәр Казан татарлары белән генә чикләнмичә,  башка этник төркемнәр белән дә кызыксына башлыйлар.

1970 елда Шәрифуллиннар гаиләсендә “Романтик” дип аталган зур гына магнитофон пәйда була hәм Шамил дәртләнеп, зур тырышлык куеп, аның тасмаларына әбисе башкаруындагы халык көйләрен яздыра. Гаҗәеп дәрәҗәдә моңлы җырларны ул күпме башкарды икән! Санап бетергесез… “Бәдәвам”, “Бакырган”, “Мөхәммәдия” дип исемләнгән борынгы китаплардан көйләр, искиткеч тирән мәгънәле мөнәҗәтләр — алар халкыбызның бәhасез рухи мирасы. Ә күпме суздырып башкара торган лирик җырлар магнитофон тасмаларында саклана!..

Бер елдан соң әбисе инсульт кичерә hәм бүтeн җырлый алмый инде – көйләр онытыла! Ул милли моңнарны оныгы белән магнитофонга яздырып калдырырга өлгерүләренә чиксез шатлана. Әбисе аңа үзенең тарихи ватанына, Иске Кулаткыга фольклор экспедициясенә барырга киңәш итә hәм шуннан соң Шамил Ульяновск өлкәсенә чыгып китә. Әнисе искиткеч авыр магнитофонны кую өчен дермантиннан чехол тегеп бирә hәм ул иңенә каешын салып, авыл урамнары буйлап атлый. Кулаткыда аны якын туган сыйфатында кабул итәләр, баксаң, Кәримовлар тулы бер урам булып яшиләр икән! Бу — бабасының фамилиясе, авылдашлары бабасын да искә төшерәләр, Чатырман кушаматлы иде, холык-фигыле дә аның шундый, дип әйтәләр. Шамил йорттан-йортка йөри hәм аны бар җирдә дә ачык йөз белән каршы алып, үзләре белгәнне бик теләп җырлап бирәләр.

Яшь композитор, татар-мишәр халкы фольклорын өйрәнә башлаучы белгеч өчен әйтеп бетергесез зур бәхет бу! Шамил кыш айларында көйләүләрне тыңлап карый, ә җәй җитүгә янә Кулаткы якларына, күрше авылларга, Ульяновск өлкәсе районнарына юл тота. Аннары Татарстан районнарына, Мордовиягә, Әстерханга, Болгариягә барып кайта – милләттәшләребез дөньяның барлык почмакларында да яши бит!

Ул гомерен, хезмәт елларын фольклор материалларын өйрәнүгә багышлады hәм шушы яраткан шөгыленнән яшәү өчен көч, дәрт алды, канәгатьлек хисе кичерде. Әлеге изге эш кайчандыр туган ягының моңлы көйләрен магнитофон тасмасына яздырудан hәм аларны бөтен күңелен биреп, дөньясын онытып, төннәр буе тыңлап утырудан башланган бит…

Наилә ШӘРИФУЛЛИНА

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*