tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Отрада авылында — Татар теле һәм мәдәнияте көне
Ульяновск өлкәсенең Отрада авылында — Татар теле һәм мәдәнияте көне

Ульяновск өлкәсенең Отрада авылында — Татар теле һәм мәдәнияте көне

Ульяновск шәһәренең Отрада авылы мәдәният йортында инде традициягә кереп баручы милли бәйрәм — Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды.
Татар бәйрәменең концерт программасында танылган педагоглар, үз эшенең чын осталары, җыр-моңга гашыйк милләттәшләребез — Алсу Туктарова белән Ринат Сөләйманов җитәкчелек иткән «Булгар» балалар вокаль ансамбле дә катнашты.

Сәләтле малайлар һәм кызлар татар көйләренә сусаган өлкән буын вәкилләрен чәкчәк белән каршы алып, моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән сөендерделәр.
«Без Отрада авылы мәдәният йорты сәхнәсендә бик еш чыгыш ясыйбыз. Халык һәрвакытта да җылы кабул итә, көчле алкышларга күмеп, рәхмәт сүзләрен җиткерә»,- ди «Булгар» коллективын әйдәп баручы Алсу Туктарова.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*