tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә чираттагы семинар-практикум узды
Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә чираттагы семинар-практикум узды

Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә чираттагы семинар-практикум узды

Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә авыл районнарында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре, методистлар һәм Ульяновск шәһәренең этномәдәни компоненты булган балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләре өчен чираттагы семинар-практикум узды.

Быелгы сезонда беренче тапкыр оештырылган әлеге чарада сүз хәзерге заман шартларында татар халыкының борынгы йола бәйрәмнәрен саклау һәм үстерү, җирле халык авыз иҗатын җыю, барлау кебек бүген бик мөһим саналган мәсьәләләр турында барды.

Татарстанның традицион мәдәниятләрне саклау үзәге хезмәткәрләре татар фольклоры үзенчәлекләре һәм төбәкләрдә аларны җыю, практикада куллану хакында кызыклы чыгышлар ясадылар. Кунаклар авыллардан килүче мәдәният хезмәткәрләренә фольклорны җыеп эштә кулланырга, мөмкинлек булса китап, методик кулланмалар чыгарырга тәкъдим иттеләр.

Казан кунагы Дәүләт Өмәров татар халык биюләре буенча остаханә уздырды. Ульяновск татар мәдәният үзәге катнашучыларга методик кулланмалар һәм бәйрәмнәрне уздыру буенча сценарийлар тупланмасын таратты.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*