tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә “Татар кызы” конкурсы узды
Ульяновск шәһәрендә “Татар кызы” конкурсы узды

Ульяновск шәһәрендә “Татар кызы” конкурсы узды

14 апрель көнне Ульян шәһәренең “Royal Music Hall” ресторанында “Татар кызы – Ульяновск” бәйгесенең финалы узды. Конкурс 5 нче тапкыр үткәрелә. Биш этаптан торган бәйгенең беренче этабында дефиле булган булса, икенче этабында кызлар бию тәкъдим итте, өченче этапта үзләре белән таныштырдылар.

Соңгы этап “Гүзәллек бәйгесе” – кичке күлмәкләрдән чыгыш ясау иде. Бәйге сынаулары тәмамлангач, жюри әгъзалары 10 катнашучы арасыннан Ульян шәһәре гүзәлен сайлады.  Измайлова Айгөл Илмир кызын “Татар кызы – Ульяновск” исеменә лаек дип таптылар.

Казанда үтүче Халыкара конкурс ярымфиналында Ульяновск шәһәрен нәкъ менә ул тәкъдим итәчәк. Конкурсның төп өлешендә шулай ук узган ел җиңүчеләре дә чыгыш ясады. Калган кызларга төрле мактаулы титуллар бирелгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларга бүләкләр шулай ук татар телен иң яхшы белүче кызга Баукина Язиләгә диплом тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*