tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида милли бәйрәмебез гөрләде
Ульяновскида  милли бәйрәмебез гөрләде

Ульяновскида милли бәйрәмебез гөрләде

Бүген, 15 июнь көнне, Ульяновск шәһәрендә өлкә күләмендә Сабантуе узды. Аны Ульяновск татар милли мәдәни автономиясе өлкә хөкүмәте белән берлектә оештырды. Бәйрәм тантанасы Җиңү паркында һәм Ипподромда гөрләде. Сабантуйны оештыру комитеты рәисе – Ульяновск өлкәсе губернаторының Беренче урынбасары, милләттәшебез – Вилдан Хәниф улы Зиннуров.

Быел, өлкә күләмендә  26 нчы тапкыр узучы бәйрәм бик оешкан төстә узды.   Сабантуй әләмен өлкә Сабантуйларының тугыз тапкыр абсолют батыры, Татарстанның һәм Ульяновскиның атказанган физик культура хезмәткәре Фәнис Җаббаров һәм узган ел башкалабыз Казан шәһәрендә узган Универсиадада татарча көрәш буенча ике алтын медаль яулаган Сергей Павлик күтәрде.

Татарстаннан семберлеләрне котларга Буа районы килгән иде. Аларның үзешчәннәре бәйрәмнең бизәге булды. Мәйдан тулы тамашачыны өлкә губернаторы Сергей Морозов, Ульяновск шәһәре башлыгы Марина Беспалова,  өлкә милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Буа районы башлыгы Азат Айзатулов, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитик Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, ТР дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин котлады.

Ел дәвамында милли тормышта бик актив эшләгән милләттәшләребезгә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.

Бәйрәмнең төп иганәчеләре  – Эдуард Ганиев һәм Марат Якупов булган.

Сабантуе кичке бишкә кадәр милли көрәш, төрле уеннар, җыр-бию белән бергә үрелеп дәвам итте. Мәйданнан халык бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*