tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида татар хатын-кызлары форумы онлайн узды
Ульяновскида татар хатын-кызлары форумы онлайн узды

Ульяновскида татар хатын-кызлары форумы онлайн узды

Аналар көне уңаеннан Ульяновск өлкәсендә ел саен татар хатын-кызлары Форумын уздыру матур бер традициягә кергән иде. Ни кызганыч, пандемия аркасында быел илдәге вәзгыять үзгәрү cәбәпле әлеге Форум онлайн форматта узды. Шунлыктан, аның эшендә Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр  генә түгел, ә Идел буе төбәкләреннән дә (Оренбург, Пенза, Самара өлкәләре, Мордовия һәм Чувашия республикалары) татар хатын-кызлары катнашты.

Онлайн эфир дулкыннары аша барган сөйләшүдә төрле төбәк хатын-кызлары байтак кына яңа проблемаларны күтәрделәр. Ульяновск ягыннан шәһәрдәге татар мәдәният Үзәге директоры Рамилә Сафина, 20 нче балалар бакчасы мөдире Иркинә Сәйфетдинова үз эшчәнлекләренең тәҗрибәсе белән бүлештеләр. Бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә телне, мәдәниятне саклау, балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу буенча шактый бай тәҗрибә тупланган. Шәһәрнең төрле милләттәге малай-кызлары тәрбияләнүче 20 нче балалар бакчасында моннан ике ел элек “Әниләр һәм нәниләр клубы” да оештырылган.

“Әлбәттә, бер-берең белән күзгә-күз карап сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу  һәм фикер алышу күпкә кызыклырак һәм отышлырак. Илдәге вәзгыять үзгәрсә, узган еллардагы сыман халкыбызның асыл ханымнарына зур залларда андый очраушлар да насыйп булыр әле”, – дип үз фикерләре белән бүлеште  Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина.

Рамис Сафин материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*