tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы Йошкар-Ола шәhәрендә фестиваль-конкурста катнашып кайтты
Ульяновск Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы Йошкар-Ола шәhәрендә фестиваль-конкурста катнашып кайтты

Ульяновск Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы Йошкар-Ола шәhәрендә фестиваль-конкурста катнашып кайтты

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче «Урама» фольклор коллективы җитәкчесе — тынгысыз йөрәкле Алсу Альметова Марий Эл Республикасының Татар мәдәният үзәгендә узачак фестиваль-конкурска чакыру ала. Ул үзенең cәнгать коллективы белән күптән түгел генә Инза районыннан алып кайткан милли уеннар hәм җырларны, фольклор композицияләрен hәм мөнәҗәтләрне кертеп, шушы чарада катнашу өчен заявка җибәрә. Һәм 16 ноябрь көнне без Венера Алтынбаева, Алсу Альметова, коллективның иң актив әгъзасы, машина белән тәэмин итүче Зөлфия Макаева белән бергә Йошкар-Ола шәhәренә юл тоттык.

Мәртәбәле фестиваль-конкурс Марий Эл Республикасының мәдәният, матбугат hәм милләтләр эшләре буенча министрлыгы, Республиканың Татар мәдәният үзәге hәм региональ татар милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы hәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган иде. Ә җиде кешедән торган жюрига Марий Эл Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Герасимов җитәкчелек итте.

Милли мәдәният hәм сәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән фестиваль-конкурс сигез төрле номинациядән гыйбарәт иде. Без — ульяновскилылар, шуларның дүртесендә катнашып, иҗади осталыгыбызны күрсәттек. «Помидор уены» дип аталган фольклор композицияне, «Әй, Әүмәлем» көен (вокаль башкару), Инза районы Дракино авылында язып алынган мөнәҗәтне hәм филология фәннәре кандидаты, Россия Журналистлар союзы әгъзасы Резеда Садыйкова китабыннан «Салават»ны (татар халык авыз иҗаты) тәкъдим итеп, уңай бәя алдык. Жюри әгъзалары безнең җирле материалларны эзләп табып, алар өстендә тырышып эшләвебезгә югары бәя бирделәр. Әнә шулай җыела инде энҗе бөртекләре, диде Марий Элның Татар мәдәният үзәге методисты Равия Шамил кызы, безнең иҗабызны бәяләп.

Ә уңышларыбыз, чынлап та, шатланырлык. «Вокаль башкару» hәм «Фольклор композиция» номинацияләрендә — II нче дәрәҗәле диплом, «Татар халык авыз иҗаты» номинациясендә III нче дәрәҗәле диплом hәм кыйммәтле бүләкләр алу бәхетенә ирештек.

Без бу фестивальдә күп кенә дуслар таптык, яңа иҗат алымнары белән таныштык. Татарстанның Балтач районы гармунчыларына, Чувашстан гөсләчеләренә, курайчылар ансамбленә, Кайбыч районы Чyти авылы сәнгать осталарының «Шәкүр карак»ның уңай образын чагылдырган фольклор композициясенә матур hәм үзенчәлекле итеп башкаруларына, чын мәгънәcендә, шаккаттык, таң калдык.

Әйе, мондый чараларда берничe кеше белән генә түгел, ә коллектив белән катнашу бик кирәк. Яткан таш мүкләнә, ә йөргән таш шомара, дип юкка гына әйтелмәгән бит. Җитәкчеләребез иҗади сәфәрләргә барырга җыенучы сәнгать коллективларына транспорт белән ярдәм итсеннәр иде. Ә бу чараны оештыручыларга бер генә сүз белән, Марий Эл татарлары, сез – афәрин, диясе килә.

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*