tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Умырзая» Омски татарларына чираттагы концертын тәкъдим итте
«Умырзая» Омски татарларына чираттагы концертын тәкъдим итте

«Умырзая» Омски татарларына чираттагы концертын тәкъдим итте

Бөек рус педагогы Константин Ушинский телнең шәхесне тәрбияләүгә карата булган роле турында: “Халыкның теле-аның бүген рухи тормышның иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге» дигән сүзләр әйтеп калдырган.

Шушы, «рухи тормышның матур чәчәге»н сакларга тырышу ниятеннән Омскида 27-нче ел эшләп килүче «Умырзая» халык татар-башкорт фольклор ансамбле 22 февраль көнне «Кызыл Гвардия» мәдәният йортында «Без – татарлар» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт шул ук исемдәге җыр белән, ягъни Әнвәр Шәрәфиевның Гәрәй Рәхим сүзләренә иҗат иткән «Без – татарлар!» җыры белән башланды. Концерт барышында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан да җырлар башкарылды. Алда торган хатын-кызлар бәйрәмен дә онытмадылар, залда утырган хатын-кызлар хөрмәтенә шигырьләр укылды, җырлар да әнкәйләргә багышлап җырланды.

Концерт ахырында яңадан татар темасына кайтып «Без – татар яшьләре» җыры башкарылды. Бу җырны бары тик яшьләр генә җырлады. Шуның белән дә аның яңгырашы да, сәхнәгә куелышы да аеруча кызыклы, матур булды. Гомумән, концерт программасын яшьләр бизәде. Чибәр, талантлы кызларыбыз Лилия Мурзофарова, Диләрә Ниязова, Эльмира Хәсәнова, Эльмира Мухомадеева, Хәнифә Хананова, Лилия Колгучина, булдыклы, уңган егетләребез Равил Хөсәенов, Ришат Нигъматулин, алар янында Зиннур абыйлары Мирмаметов хорны матурладылар. Лилия Мурзофарова, Эльмира Мухомадеева, Равил Хөсәенов, җитәкчебез Юлия Атимганова-Мурзофарова җырларына халык гөрләтеп кул чапты. Хор башкаруында яңгыраган– Мәхмүт Хөсәен сүзләренә иҗат ителгән «Әнием миләше», Сибгат Хәким сүзләренә «Фазыл чишмәсе» һәм татар халык җыры «Көзге ачы җилләрдә» – җырларын тамашачы югары бәяләде – һөнәри хор башкаруында тыңлагандай булдык, дип, сокландылар алар.

Аерым сүз Рузалия Шихова турында. 2014 елда Омски өлкәсе күләмендә үткәрелгән балалар җыр бәйгесендә ул беренче урынга лаек булгып Мәскәүгә, Чыршы бәйрәменә юллама белән бүләкләнгән иде. Рузалия әлеге концертта Мәскәүдә җырлаган «Туган як» җырын башкарып көчле алкышлар яулады.

Тамашачының мәхәббәтен күптән яулаган Фәгыйлә Чумарова һәм Гөлнара Макаревич чыгышлары, Гөлфия Шәйхиденова-Касимованың «Зәңгәр томан» җыры, «Умырзая»ның бер төркем җырчылары башкарган «Сак-сок» бәете, биючеләр төркеменең яңа биюләре – һәммәсе дә югары дәрәҗәдә башкарылды, тамашачылар соклануларын кат-кат кул чабулар аша белдерде. Концертны тәмамлап башкарылган «Туган тел» җырын зал аягүрә басып тыңлады һәм күпләре кушылып җырлады.

Шулай, «Умырзая» ансамбленең уңышлы эшләп килүе, тамашачыларның күңеленә хуш килгән яңадан-яңа концерт программаларын халыкка җиткереп торуы бик тә сөендерә. Алдагы якын планнар – март аенда булачак «Озын толым» бәйгесендә катнашу, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңа концерт программасы әзерләү һәм башка эшләр.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*