tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Умырзая” татар десантникларына концерт оештырды
“Умырзая” татар десантникларына концерт оештырды

“Умырзая” татар десантникларына концерт оештырды

Омск шәһәрендә эшләп килүче “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле әледән-әле татарлар яшәгән төбәкләрдә, өлкәнең районнарында концертлар оештыра.

Ансамбльнең 2018 ел гастрольләре Омск шәһәренең Светлый бистәсендә урнашкан хәрби частьтә Татарстаннан, Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсеннән килеп хезмәт итүче татар десантникларына концерт оештырудан башланды.

Әйтергә кирәк, бу хәрби частьтә узган ел фаҗига булган иде. Хәзерге көндә монда барысы да тәртиптә. Омск шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте хәрбиләр җитәкчелеге белән элемтә урнаштырды һәм хезмәт итүчеләр  тормышын даими күзәтеп барачак.

Тамашадан соң “Умырзая” артистлары татар десантниклары белән истәлек итеп фотога төштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*