tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Универсиада кунаклары белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Универсиада кунаклары белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Универсиада кунаклары белән очрашты

15 июльдә “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Россия төбәкләрендәге татар оешмалары вәкилләре булган XXVII Казан Универсиадасының шәрәфле кунаклары белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан Казанга, Универсиаданың махсус кунаклары буларак килгән бу инде икенче төркем. Универсиаданың ябылышына дип чакырылган бу кунаклар саны ягыннан да, география ягыннан да икенче төрле. Беренче төркем 182 кеше һәм алар арасында чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән җыелганнар булса, икенче төркем – 98 кеше һәм бу кунаклар – бары тик Россия төбәкләреннән килгәннәр.

Ринат Закиров яшьләрне Казанда үткәргән көннәрен файдалы үткәрергә өндәде. “Якынрак танышыгыз, дуслашыгыз”, – диде. Һәм Татарстанга якынрак булырга чакырды. Татарстан уку йортларында белем алу, биредәге инновацион проектларда катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.

Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин кунакларны спорт ярышларын караганда, ябылыш тантанасында татарлыкларын ачык күрсәтергә чакырды. Моның өчен Татарстан әләмнәрен һәм башка символлар куллану мөмкинлеге турында искәртте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*