tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урал татарлары Татарстанның 100 еллыгына күргәзмә оештыра
Урал татарлары Татарстанның 100 еллыгына күргәзмә оештыра

Урал татарлары Татарстанның 100 еллыгына күргәзмә оештыра

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге Екатеринбургта «Татарстан — Урал, һәрвакыт бергә! Урал татарлары Татарстанның 100 еллык юбилеена» дип аталган күргәзмә оештыра. Ачылыш 25 августта, 13:30 сәгатьтә Сакко и Ванцетти урамы, 24 йортта булачак.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы һәм Урал төбәгенең хезмәттәшлегенә багышланган тарихи һәм хәзерге фотографияләр тәкъдим ителәчәк.

1996 елның 25 маенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев указы белән Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырыла. Әлеге дәүләт органы 20 елдан артык Уралдагы төбәк вәкиллеге функцияләрен башкара.

Бүген Татарстан һәм Урал төбәге арасында ышанычлы хезмәттәшлек һәм дустанә мөнәсәбәтләр булдырылды. Икътисад, фән һәм техника, гуманитар һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек уңышлы үсеп килә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*