tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ураза бәйрәме белән!
Ураза бәйрәме белән!

Ураза бәйрәме белән!

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза бәйрәме уңаеннан дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итте.

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Чын күңелдән барчагызны да Ураза гаете белән котлыйм!

Мөбәрәк бәйрәмебездә барча дөнья мөселманнарын берләштергән Раббыбызга, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның сәхәбәләренә чиксез мактауларыбз һәм салават шәрифләребез булса иде!

Рамазан – мәрхәмәт, изгелек һәм ураза гыйбадәте ае. Рамазан – бәндәләрне тугры юлга юнәлткән Коръәни-Кәрим иңдерелгән ай. Барлык көннәрдән кадерле Кадер кичәсе дә – бу айда.

Рамазан аенда ураза тотуның мөһимлеге турында Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) хздисендә болай диелә:”Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар (авыз ачу) шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы”. Тагын бер хәдистә: “Рамазан аендаиман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр”, – диелгән.

Барча мөселманнар мөбәрәк Рамазан ае дәвамында тәравих намазларында: “Ий Раббыбыз, Сиңа гына сыенабыз, коллык итәбез, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Барча кардәшләребезне тугры юлга күндер”, – дип ялварып, Раббыбызга сыендылар һәм илебезгә, якыннарыбызга ямьле, бәрәкәтле көннәр теләделәр.

Аллага шөкер, бу мөбәрәк айны ниятләребезне яхшыга юнәлтеп, начарлыктан качарга, телләребезне гайбәттән, ялганнан тыярга, тәнебезне дә, күңелебезне дә хәрәмнән арындырырга тырыштык.

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламаса иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән рамазан ае савапларына ирешергә язсын. Нәфсебездән өстен калып, яхшы гамәлләр генә кылып, киләсе рамазан айларын да исән-сау, бердәм булып каршы алырга насыйп итсә иде!” – диелә Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*