tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмай егете Линар Габдулловның агачтан уеп ясалган бизәкләре
Урмай егете Линар Габдулловның агачтан уеп ясалган бизәкләре

Урмай егете Линар Габдулловның агачтан уеп ясалган бизәкләре

Чуашстандагы Урмай татар авылында яшәүче халык, гомере буе үзенчәлекле, төрлек яктан оста булуы белән һәрвакыт тирә-юнне шатландырып торды. Авылда гомере буе төзүчеләр яшәде, аларның даны бөтен Идел буена таралды.

Быелгы “Милли мирас” фзнни-гамәли конференциядә Урмай авылында яшәүче Линар Габдулов агачтан киселеп ясалган декоратив шкатулка, төрле паннолары белән халыкны шаккатырды. Бала, яшь – үсмер чагында без аның “Мишәр” ансамблендә биеп – җырлап йөрегәнен белә идек, шул вакытта ул тагын Вагыйзь Камалетдинов классында рәсем һәм агачтан кисеп ясау буенча дәресләрдә алган икән. Аның кирәге, бәла – казага юлыккач, юл хәләкәтенә өләгеп, авыр чакларда, хасталанып ятканда кирәге чыга. Менә шунда тотына бала-чактагы һөнәренә, агачтан бизәкләр кисә башлый, әлеге эш төрелергә булыша һәм киләчәк тормышында үзенә күрә бер хоббига әйләнә. Буш вакытта ул менә шуның белән шөгыльләнә, аңа әлеге эш бик ошый.

Линар Габдулловның дүрт эше Чабаксар күргәзмәсеннән туры Урмай конференциясенә кайтты. Аның кисеп ясаган шкатулка-паннолары республика күргәзмәсендә мактаулы дипломнар белән бүләкләнде. Конференциягә килүче халык Линарның эшләрен күреп сокланды һәм аңа без барыбыз да рәхмәтләр әйтәбез. Уңган егетнең кулыннан һәммәсе дә килә.

Фәрит Гыйбатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*