tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады
V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады

V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы делегатлары килә башлады

Бүген 12 июньдә  V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы башлана.

Иртән иртүк Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына делегатлар туплана башлады.

DSC03445Форумга Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 900 дин әһеле, имамнар чакырулы иде. Делегациянең иң күп санлысы Башкортстаннан – 104 кеше, шулай ук, беренче тапкыр буларак, Кырым мөфтиятеннән дә 10лап вәкил киләчәк.

Беренче килгән делегатлардан фикерләрен белешеп алдык.

Йосыф Әбдрәшитов Томски шәһәреннән килгән. Ул имамнар форумнарында дүртенче мәртәбә килүе. Бөтендөнья татар конгрессы съездларында да 3 мәртәбә катнашкан. Милли оешмалар, татар милли хәрәкәте эшләрендә 90 еллардан бирле кайный. 2009 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң Томск шәһәре мәчәтендә имам вазыйфаларын  башкара. Хәзерге көндә Томскида “Ак” исеме белән йөртелүче мәчет эшләп килә (1913 елда төзелгән, 1939 елда ябылган, 1990 елда яңадан ачылган, 1999 елда төзекләндерелгән). Быел тарихи “Кызыл мәчет” (1904 елда төзелгән, 1931 елда ябылган, 2002 елда кайтарылган, хәзер төзекләндерү эшләре алып барыла) эшли башлаячак дип хыяллана Томски мөселманнары. Йосыф әфәнде мондый имамнар форумнарын фикер алышу, аралашу, танышу, мәгълүмат алу өчен бик кирәкле дип саный. “Без бит татар муллалары – безне берләштереп торучы шундый чаралар булырга тиеш”, – дип ассызыклады ул.

Әделша хәзрәт һәм Ислам хәзрәт Юнкиннар Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылыннан. “Сез әтиле-уллы мы әллә?” – дип сорап куйдым үзләреннән. “Юк,без ерак туганнар” – дип җавап бирделәр имамнар. Урта Әләзән данлыклы авыл. Биредәге халык эшчән һәм динле. Авылда 10 мәчет эшли, унберенчесе төзелеп килә. Иске, хатын-кызлар укый торган мәдрәсә эшләп килә. Яңа мәдрәсә төрле низаглар килеп чыкканнан соң әлегә эшләми, ләкин ул да тиздән эшләп китәр дигән өметтә хәзрәтләр. Әлегә балаларга мәчетләрдә дин сабаклары бирелә. Быел төбәктәге мәчетләрдә дин белеме алган балаларны Неверки районындагы Көлчура авылында җыеп чыгарылыш бәйрәме үткәргәннәр, бүләкләр тапшырганнар. “Һәр елны форумга киләбез. Аны безнең өчен кирәк чара дип саныйбыз. Гомумән, Казанга шатланып киләбез”, – диделәр Әделша һәм Ислам хәзрәтләр.

Вәгыйзь хәзрәт Әсхәдуллин Свердлау өлкәсе Качканар шәһәреннән. 45 меңләп кеше яшәгән бу шәһәр зур комбинат тирәсендә 1957  елда төзелеп барлыкка килгән. Шул вакыттан Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород якларыннан татарлар һәм башкортлар килеп урнашкан ул якларга. Рәсми саннарга караганда, татар-башкорт бүгенге көндә шәһәр халкының 3 % тәшкил итә. Баштарак мөселманнар бер апаның шәхси өендә җыелып гыйбадәт кылып, бәйрәмнәр үткәреп торсалар, 2000 елда аларга элеккеге балалар бакчасы бинасы бирелә. Бүген дә бу бина мәчет ролен үти. Татар-башкортлардан тыш, мәчеткә Урта Азия, Әзербәйҗаннан эшкә килүчеләр дә җыела икән. Вәгазь татарча укыла, аңламыйм диючеләр өчен Вәгыйзь хәзрәт тәрҗемә ясый икән. Форумга һәр елны киләм, фикерләр уртаклашу, берләшүгә омтылу урыны итеп кабул итәм мин аны диде ул.

DSC03446Төшке аштан соң форум делегатлары секцияләргә бүленеп эшләчәкләр.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә – “Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны”, Татарстан Фәәнәр академиясе бинасында – “Исламда социаль хезмәт”, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында – “Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны” исемле секцияләр узачак. Кич белән делегатлар Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Г.Камал әсәре буенча куелган “Банкрот” спектаклен караячаклар.

Иртәгә Г.Камал исемендәге театр бинасында пленар утырыш узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*