tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы Казанда 2 көн барачак
V Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы Казанда 2 көн барачак

V Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы Казанда 2 көн барачак

19-20 июньдә Татарстан башкаласында V Төбәк һәм милли ММЧ форумы (ул 2005 елдан бирле уздырыла, элек конгресс дип атала иде) үткәреләчәк.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов бүген республика ММЧ җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә шул хакта искәртте.

Быел “Татмедиа”ның гыйнвар аенда уздырылган коллегия утырышында ул шундый ният булуын, РФның 50ләп төбәгеннән 150 тирәсе вәкил киләсен хәбәр иткән иде. Форумда исә төбәк һәм милли ММЧның бүгенге хәле, перспективалары турында сүз барачак һәм тәҗрибә уртаклашу, теманы корректлы итеп ачу буенча уку семинарлары үткәрү максат буларак билгеләнде.

Аерым алганда, форум программасы буенча, 19 июнь иртәнге 10нан Татарстан Республикасы ММЧ тармагы белән танышу, шул максаттан республиканың әйдәп баручы ММЧын барып күрү ниятләнә. Ул вакытта “Татмедиа”ның үзендә федераль вәкилләр катнашында зур сөйләшү уздырыла. Көндезге 2дән Казан каласында һәм Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегенә сәяхәт оештырыла һәм ул “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы – 2014) программасы кысаларында башкарыла. Кичке 5тә исә татар телле ММЧ вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге белән очраша.

20сендә иртәнге 9дан 11гә кадәр “Казан” милли мәдәният үзәгендә әлеге форумның пленар утырышы була. Журналистика өлкәсендә эшләүчеләр белән очрашуга Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык, Этникара журналистика гильдиясе, Россия Журналистлар берлеге, РФ Төбәк үсеше министрлыгы вәкилләре килә, ММЧ белән эшләү буенча төбәк ведомстволары җитәкчеләре, Россиянең 30лап субъектыннан эре төбәк, өлкә, районнарның, махсуслаштырылган һәм милли басмалары, телерадиокомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары вәкилләре катнаша. Соңыннан шунда ук журналистлар өчен семинарлар оештырыла. Ул төгәлләнгәч, 17.30да, форум делегатлары Татарстан халыкларының Дуслык йортына барып, аның эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән таныша.

Төбәк һәм милли ММЧ форумы эше “Күп төсмерле Россия”/“Многоликая Россия” VII Бөтенроссия журналистик конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы белән тәмамлана. Тантананы “Эрмитаж” концерт-холлында (Әмирхан ур., 1Б) уздыру ниятләнә.

Форум делегатлары 21 июньдә Казан Сабан туенда да катнашачак.

Искәртеп үтәбез: Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы (конгрессы) моңа кадәр 2005, 2006, 2007, 2010 елларда уздырылган иде, аларның беренчесендә илебезнең 40 төбәгеннән 150 делегат, икенчесендә 42 төбәктән 250 тирәсе, өченчесендә Россия һәм БДБ илләренең 50 төбәгеннән 250, дүртенчесендә РФның 40 төбәгеннән шулай ук 250 тирәсе делегат катнашкан иде.

(Фотосурәт videomax.ru сайтыннан алынды).

Миләүшә Низаметдинова, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*